Барлык яңалыклар

Һөнәр сайлау – җаваплы адым

Мондый очрашулар бик кирәк!

Һөнәр сайлау – җаваплы адым
Һөнәр сайлау – җаваплы адым

 

Мондый очрашулар бик кирәк!

Гомерлек язмышың буласы һөнәрне сайлау алдында торган яшь кешеләр алдында катлаулы, дөресрәге, тиз генә җавап табылмастай сораулар күп була.  Җаныңа якын булачак профессияне ничек дөрес сайларга. Кая укырга барырга? Кем булырга? Ничек максатларга ирешергә?

Чакмагыш районы Рәҗәп урта мәктәбендә 22 март көнне шул темага багышланган җылы, эчтәлекле, мәгънәле чара узды.  Һөнәри юнәлеш бирү юнәлешендә оештырылган чарада  мәктәп коллективы, Рәҗәп мәктәбен төрле елларда тәмамлаган, төрле өлкәләрдә хезмәт салып, уңышларга ирешкән абый-апалары каатнашты.

Очрашу турында тулырак итеп гәзитнең киләсе санында язарбыз. Ә бүген  очрашудан алган тәэссоратның иң-иңен генә әйтеп китәсе килә: коллектив – балалар да, өлкәннәр дә - чарага югары дәрәҗәдә җаваплы караш белән, ихластан әзерләнгән һәм мәктәптә бик сәләтле, актив балалар укый. Аларга карап, булачак һөнәрләрен, киләчәктә кем буласыларын чамалап була.

 

Һөнәр сайлау – җаваплы адым
Һөнәр сайлау – җаваплы адым
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: