Барлык яңалыклар

"Сибәгатов укулары"на чакырабыз!

Күренекле галим исемен мәңгеләштереп.

"Сибәгатов укулары"на чакырабыз!
"Сибәгатов укулары"на чакырабыз!

Күренекле галим исемен мәңгеләштереп.

 

Хөрмәтле укытучылар!

Укучыларыгызны "Сибәгатов укулары" Республика фәнни-гамәли конференция кысаларында үтәчәк  фәнни-тикшеренү эшләр конкурсында катнашырга чакырабыз.

Конкурс шартлары белән беркетелгән нигезләмәдә таныша аласыз. Эшләрегезне көтеп калабыз.

Студентларның фәнни-гамәли конференциясе күренекле галим, педагог, филология фәннәре докторы, профессор, БДУның татар филологиясе кафедрасы мөдире Радик Гали улы СИБӘГАТОВның (1934 – 2005) истәлегенә багышлана. Бәйге Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы тарафыннан оештырыла. Узган ел, панемиядән соң беренче тапкыр офлайн узган бәйге фотосурәтләрендә конкурста катнашучыларны күрәсез. Нәкъ шул бәйгедә студентлар арасында бу бәйге традиция рәвешендә уздырылырга тиеш, дигән нәтиҗәгә киленде. Эшләрегез уңышлы, конкурс дәвамлы булсын, яшь дуслар!

 

"Сибәгатов укулары"на чакырабыз!
"Сибәгатов укулары"на чакырабыз!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: