Барлык яңалыклар

Хатын-кыз – үзе бер җиһан!

Балтач районының Тучыбай авылына эш сәфәре белән баргач, без әнә шундый гүзәл затларыбызның берсе – Эльмира Гафурова белән таныштык. Эльмира ханым – Көнтүгеш авылы кызы. 1995 елда Башкорт дәүләт педагогия универ-ситетын тәмамлап килгән көннән алып, ул Тучыбай урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта башлый һәм бүген дә яраткан эшен дәвам итә.

Хатын-кыз –  үзе бер җиһан!
Хатын-кыз – үзе бер җиһан!


– Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым һәм хыялымны тормышка ашыра алуым белән бәхетлемен, – дип елмая ул. – Шулкадәр яратам хезмәтемне, моны мин сүзләр белән генә дә аңлатып бетерә алмыйм! Безнең мәктәптә иң тырыш, иң булдыклы, укытучыларын хөрмәт итә торган балалар укый һәм аларның ата-аналары да шундый ук изге күңелле. Моңа авылыбызның шәһәрләрдән еракта урнашуы, халкыбызның күңел сафлыгын, изгелек орлыкларын күңел түрендә саклап яшәве ярдәм итәдер. Шулай ук матур табигатебез, саф сулы чишмәләребез суы белән дә иңгәндер аларга бу изгелек.
Авылга эшкә килгәч тә чибәр һәм илгәзәк, үткер һәм актив позициягә ия булган кызны мәктәптә шулай ук укытучы булып эшләүче Түбән Каргалы егете Җәлил үзенә карата (Җәлил Фидай улы 28 ел мәктәптә укыткан, соңгы 8 елда Тучыбай авыл хакимиятен җитәкли). Бүген инде аларның пар күгәрченнәрдәй гаилә корып яшәүләренә 29 ел вакыт үтеп киткән. Балалары да буй җиткергән: кызлары Диләрә Яр Чаллы шәһәрендә табиб-функционалист булып эшли, уллары Илнур да табиб һөнәрен сайлаган: Уфа медицина универси-
тетын тәмамлаганнан соң, Казанда ординатура үтә, кан тамырларын дәвалаучы белгеч булырга җыена. Кечеләре Илнара Уфада Хокук институтында халыкара хокук белгече һөнәрен үзләштерә.
Эльмира ханым тәү күрүдән үк үзенең мөлаемлелеге, ачык күңелле, аралашучан булуы белән үзенә тарта. Коллегалары аның яхшы иптәш, фикердәш һәм балаларның яраткан укытучысы булуы турында сокланып сөйләде. Аның укучылары төрле конкурсларда, олимпиадаларда даими җиңүләр яулый икән.
Эльмира Рәшит кызының ташып торган энергиясенә сокланып туймаслык: мәктәптә укытуы белән бергә, Тучыбай авыл мәдәният йортының мәдәни чараларны оештыручысы да икән әле ул. Авылның соңгы дистә елларда тәмам хөрт хәлгә килгән мәдәният учагына 2021 елда капиталь ремонт эшләнгән. Яңартылган бина үз ишекләрен ачкач, җәмәгать эшләренең уртасында кайнавын, оештыру осталыгын исәпкә алып, бирегә “кодалаганнар”. Һәм ул канатланып-дәртләнеп эшләп тә киткән.
Тучыбайда сәнгатькә, аеруча театр сәнгатенә мөкиббән халык яшәве хакында ишетеп белә идек инде. Авыл үзешчәннәре электән үк спектакльләр куярга яратканнар. Ә менә 2021 елда театр түгәрәген Эльмира Рәшит кызы җитәкли башлаганнан соң, коллективның икенче сулышы ачылган: алар шактый спектакльләр әзерләп, сәхнәгә чыгарганнар. Һәм үзешчән артистларның һәр тамашасы авылдашларының һәм райондаш-
ларының гына түгел, ә республика тамашачыларының да күңелен арбаган: үткән ел “Ихлас”ка халык театры дигән мәртәбәле исем биргәннәр.
– Беренче спектакльне сәхнәгә куеп, көчле алкышларга күмелдек, аннан икенчесен, өченчесен... Һәркайсын тулы залларда, көчле алкышлар белән каршы ала тамашачыларыбыз, ә бу исә безгә тагын да тырышыбрак иҗат итәргә көч бирә.
– Бүген күп урыннарда “халык үзешчән сәнгатьтә катнашырга теләми, спектакль куйсак та, 3-4 кеше генә уйнардай пьесалар сайларга туры килә” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә сездә бу яктан хәлләр ничек тора?
– Киң колачлы спектакльләр әзерләргә тотынсак та, катнашырга теләүчеләр шактый күбрәк булып чыга, барысына да рольләр җитми кала хәтта. Халык театры исемен алу белән горурланабыз, ләкин мондый зур исемнең безнең өчен зур җаваплылык икәнен дә яхшы аңлыйбыз. Театр түгәрәгендә шөгыльләнү барыбызга да ошый, репетицияләр вакытында без хәтта үзебез дә елап бетәбез. Моны күрергә кирәк! “Театр белән яшибез”, – ди үзешчән артистларыбыз. Аларның шулай дип әйтүен ишетү минем өчен иң рәхәт мизгелләр.
– “Баланкайның ачы җимеше”, “Авылга кызлар килде”, “Газаплы гомер” һ.б. – барсы да катлаулы пьесалар, аларны сәхнәгә кую күп көч, режессерлык сәләтенә ия булуны таләп итә. Бу эшне кем башкара?
– Режессеры – мин, ләкин шул ук вакытта, мин генә дә түгел. Без, коллектив әгъзалары, барыбыз да бергә – режиссер (елмая). Әйткәндәй, бер спектакльне сәхнәгә чыгарып өлгермибез, миннән: “тагын кайчан-нинди сәхнә әсәренә тотынабыз?”, – дип сораша башлыйлар (көлә). Шундый ихлас һәм булдыклы кешеләр белән, әлбәттә, уңыш озак көттерми.
Безнең мәдәният йортында башка түгәрәкләр дә уңышлы эшләп килә. Шулар арасында “Ямьле Танып” фольклор коллективын аерып билгеләр идем. Әле менә күптән түгел районда Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 80 еллыгын каршылауга багышланган “Җиңү салюты” дип аталган фестиваль үтте. “Ямьле Танып” коллективы анда гала-концерт программасына үтте. Алар күздән яшьләрне китерерлек итеп сугыш чоры вакыйгаларын, ачлык чорын, солдаткаларның илебезне фашистлардан азат итү өчен тырышуын чагылдырган вакыйгаларны сәхнәләштерделәр. Жюри әгъзалары да бертавыштан: “Мондый җанга үтәрлек күренешне безнең күргән юк иде әле”,- диделәр, сокланып. Коллективны хаклы ялдагы укытучы Гөлфирә Абдулла кызы Сафина җитәкли. Ул искиткеч талантлы, кешелекле апа, оста оештыручы. Барлык башлангычларыбызда да таяна алырлык кеше.
– Мәдәният йортыгызда зур тамаша залы, иркен фойе, артистларга киенү өчен бүлмә бар, китапханә эшли икән. Тагын нинди күңелле яңалыкларыгыз бар?
– Узган елда “Реаль эшләр“ программасы кысаларында безнең мәдәният йортына кыйммәтле заманча музыка аппаратурасы сатып алынды. Хәзер төрле чаралар үткәргән вакытта шуның игелеген күрәбез. Кызганычка каршы, авылларда халык, балалар саны кими. Минем, укытучы буларак та, мәдәният йорты җитәкчесе буларак та, моңа аеруча йөрәгем әрни. Киләчәктә Тучыбайда халык саны артыр, яшьләребез бәбиләр тудырып, мәктәпләребез, мәдәният учакларыбыз гөрләр дигән татлы хыяллар яши дә ул күңел түрендә. Шулай була күрсен иде!
Безнең халык бик актив, барлык бәйрәмнәрне зурлап, авыл халкы белән гөрләтеп үткәрәбез. Яңа ел кичәләре, Ватанны саклаучылар көне, 8нче Март бәйрәмнәре аеруча күңелле уза.
Быел шулай ук “Реаль эшләр” программасы кысаларында, мәдәният йортына бильярд өстәле алырга планлаштырабыз. Моны без яшьләребезне, ир-егетләребезне күбрәк мәдәният учагына тарту максатында эшләргә булдык. Ялларда мәдәният йортыбыз гөрләп тора, дискотекалар атна саен үтә, анда яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә килергә ярата: яшьлек елларын искә төшереп биеп тә китәләр.
– Сезне борчыган тагын ниләр бар?
– Авылларда халык санының кимүе, сабый балаларның аз тууы борчыганы хакында әйттем инде. Мин үзем шулай ук мәдәният йортында тере гармун тавышының ешрак яңгыравын теләр идем. Кызганычка каршы, актив үзешчән артистларыбыз арасында гармунчылар юк, ә авылның сәләтле гармунчылары сәхнәгә менәргә теләми... Парадокс килеп чыга инде. “Оялабыз” диләр. Булган сәләтеңне, туган моңнарны башкалар белән дә уртаклашырга кирәклеген аңлатырга телим мин ул дусларыма (елмая).
– Спектакльләрегездә мәктәп укучылары катнашамы?
– Юк, өлкәннәр генә уйный. Ни өчен дигәндә, мәктәптә дә театр түгәрәге эшли һәм мин шулай ук аның җитәкчесе. “Этюд” дип аталган коллекив белән без татар телендә дә, рус телендә дә спектакльләр әзерлибез. Конкурсларда катнашып, дипломнарга ия булабыз. Быел Русиядә “Гаилә елы” билгеләп үтелә. Шуның кысаларында әле без “Бәхетне ничек табарга?” дип аталган спектакль әзерлибез.
– Бүгенге очрашуда апаларыбыз хәбәр иткән “серле” түгәрәк хакында да берничә сүз әйтеп үтик инде?
– “Гүзәлкәйләр” дип аталган фитнес клубыбыз турында белергә телисездер инде (елмая). Яңа елга кадәр, фестиваль концертлары алдыннан үзебезне матур формага китерик, илһам-дәрт алыйк дип кенә башланган бу эш инде авылның гүзәл затлары өчен мөһим бер нәрсәгә әверелде.
Залыбыз зур, җылы һәм без анда атнаның һәр көнендә диярлек фитнес күнегүләре белән шөгыльләнәбез. Күнегүләрнең барсы да организмны ныгытуга, умыртка сөяген, буыннарны сәламәтләндерүгә юнәлтелгән. Бер сәгатьтән артык барган күнегүләрне, инде концертлар уңышлы үткәннән соң да, туктатмадык, бүген дә рәхәтләнеп шөгыльләнәбез. Бу безгә бер-беребезгә якынрак булырга ярдәм итә.
– Шулкадәр күп һәм актив эшләр алып барасыз, җитмәсә, бу фитнес түгәрәген оештырып җибәргәнсез, арып китмисезме?
– Әлбәттә, һәркем эштән арып кайтадыр, гаилә мәшәкатьләре дә хатын-кыздан күп энергия таләп итә. Ә биредә исә без дөнья мәшәкатьләрен беразга онытып, җаныбызга рәхәтлек алып шөгыльләнәбез. “Гүзәлкәйләр”гә 45 яшьлекләр дә, 65тән узганнар да теләп йөри.
8нче Март – Халыкара хатын-кызлар көнендә мин барлык гүзәл затларыбызга саулык, җан тынычлыгы, аяз күк йөзе телим.
Менә шундый алар, Тучыбайның гүзәл затлары!
Гөлара Арсланова.

Читайте нас: