Барлык яңалыклар

Әлифбаның Әнкәсе

 40 тапкыр яңадан бастырылган “Әлифба”ның авторы безнең якташыбыз булуын кемнәр генә белде икән?    

Укырга өйрәнү, белем алу “Әлифба”дан башлана. Безнең Башкортстанда гына татар телендә хәреф танырга өйрәнгән күпме мең бала зәңгәр фонда бер кулына чәчәкләр бәйләме, бер кулына сумкасын тоткан ак алъяпкычлы һәм тасмалы кыз, аның янында дүртаяклы дусты рәсемле “Әлифба”дан укырга өйрәнде икән?! Әлбәттә, укучы бала аның кем тарафыннан язылганына игътибар да итмәгән, укытучы да факт буларак кына Р.Г. Вәлитова, С.Г. Вагыйзов дип белгәндер.

Данлыклы Арча педагогия көллиятендә белем биргән Рәмзия апа һәм Сәләй ага легендар “Әлифба”ның авторлары буларак танылганнар. XX гасыр башларында дөньяга килгән, бала чактан ятим калган, яшәү дәверендә чорның барлык җил-давылларының ачысын татыган бу ике гади генә кеше кечкенә йортта дөнья көтәләр, әмма алар татар милләте өчен бәяләп бетергесез хезмәт куялар: күпме укытучылар әзерлиләр, башлангыч сыйныфларда туган тел укыту буенча саллы методик кулланмалар, 40 тапкыр яңадан бастырылган “Әлифба”га тормыш бүләк итәләр. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында, Арча якларында аларны зур хөрмәт белән искә алалар, дөньяда бердәнбер булган “Әлифба” музеенда Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзовка багышланган махсус зал да бар. Музей җитәкчесе Дамир Гыйлемшәех улы Таҗиев аларга багышлап төрле чаралар үткәреп тора. Сәләй Гатат улының туган җирендә – Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганы авылында – музей булдырылган, Вагыйзов урамы бар, авыл кырындагы тау башына зур итеп “Әлифба” дип язылган стелла куелган. Музей җитәкчесе Нурания Минсәхи кызы Абзалова бик актив эш алып бара, төрле чаралар, очрашулар уздырып тора.

Ни кызганыч, Рәмзия Гыйләҗетдин кызының туган җирендә – Башкортстанда, Стәрлетамак шәһәрендә – бу шәхес исеме әлегә лаеклы данлау, искә алу тапмаган. Стәрлетамактагы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөгаллимнәре тарафыннан бу эш әле башланып кына тора. Рәмзия Вәлитованың якты истәлегенә багышланган “Педагогик белем бирү” юнәлешендә укыган студентлар арасында “Тәрбия дәресләре” бәйгесе 2020 елның 26 мартында уздырылырга тиешле иде, әмма билгеле объектив сәбәпләр аркасында тормышка ашмады. Шулай да 2021 елның 17 декабрендә бу бәйге беренче тапкыр узды. М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятеннән, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетыннан, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалыннан талибәләр катнашып шатландырдылар. Быел да бу бәйгене уздыру турында игълан иттек, катнашучылар булыр һәм үзләренең чыгышлары белән сөендерер дип уйлыйбыз.

Икенче, төп мәсьәлә – Рәмзия апаның нәсел тамырларын барлау, Стәрлетамак шәһәрендәге берәр музейда аңа багышланган экспозиция, университетта аның исемендәге методик кабинет булдыру. Менә шуның өчен әлеге мәкалә аша барлык республика халкына материал туплашырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез.

Фәнни-методик әдәбиятта, матбугатта укытучы һәм галимә Рәмзия Вәлитованың тормыш юлы турында кыска гына фактологик һәм сентименталь мәгълүмат, педагогик эшчәнлегенә карата гомуми күзаллау характерында материаллар бар. Якташыбызның тормыш юлына, нәсел-ыруына кагылышлы булган материаллар сораулар тудырды.

Рәмзия апаның әнисе турында мәгълүматларга тукталыйк. Язучы Айдар Хәлимнең “Минем түгәрәк имәнем” публицистик китабында биографик фактлар эмоционль-экспрессив характерда тасвирлана. Әйтергә кирәк, вакытлы матбугатта һәм интернет сәхифәләрендә әлеге чыганакка таянып тәкъдим ителгән язмалар шактый. Автор Рәхимкуловлар нәселенә караган мөгаллимә һәм галимә Мәдинә Фәтхетдин кызы Рәхимкуловадан “Әлифба” авторы Рәмзия Вәлитованың аларга кардәш булулары турында белүен әйтеп үтә. Без, бу нәселнең Миякә районы Олы Кәркәле авылыннан икәнен белгәч, элекке тарих укытучысы Вафин Илфак Газиз улына мөрәҗәгать иттек, һәм ул Мәдинә ханымның русча язылган истәлекләре кулъязмасы белән уртаклашты. Әлеге чыганакларда сорау тударган фактлар булса да, Рәмзия апаның кардәшләрен түбәндәге мәгълүмат буенча, бәлки, табып булыр.

Рәмзия Вәлитованың әнисе Зөһрә (1877 елгы) – Галләметдин кызы, аның икенче хатыныннан туган. “К пожилому возрасту, уже имея многих взрослых детей и даже внуков, он решил вторично жениться, хотя бабушка “Гаффа” была жива. Мотивировал он свое желание жениться тем, что бабушка “Гаффа” не любила разъезжать в гости, она была очень домовитая. Так, от второй жены дедушки у него было две дочери, Зухра (она жила в Стерлитамаке) и Рахима (она жила в дер. Зильдар ныне Миякинский район)”. Һәм әтисенең энесе турында язганда “Накануне свадьбы Камали абый по дороге в Бурзян остановился ночеватьу неродной сестры (дочери нашего дедушки от 2 жены Зухры апай) в Стерлитамаке, – дип яза Мәдинә Рәхмкулова. Айдар Хәлим Зөһрәнең әнисе тумышы белән Мулла-Гөлем авылыннан, ә Рәхимәне  Шатман авылында яшәгән дип күрсәтә. Димәк, Җилдәр, Шатмантамак яки Мулла-Гөлем авылларында Зөһрәнең бертуганы Рәхимкулова (кыз фамилиясе) Рәхимә Галләметдин кызының  оныклары яшәргә мөмкин.

Рәмзия апаның әтисе турында мәгълүматларны барлыйк. “1910 елда Олы Кәркәледә туй ясап, Зөһрәне Рәмиевләргә туган кеше, Стәрлетамак укытучылар училещесын тәмамлаган мөгаллим Гыйләҗ Баязитовка кияүгә бирәләр”, дип яза Айдар Хәлим. Мәдинә Рәхимкулова истәлекләренә караганда, “После смерти Галляметдина молодая жена со своими двумя дочерями (Зухрой и Рахимой) уехали из Каркали в соседнюю деревню Гулюм”. Туйның урыны да, елы да, кияү турында мәгълүмат та сораулар тудыра, дөреслеккә тап килеп бетми, чөнки, без рәсми документ нигезендә Зөһрәнең, аның балаларының туган елларын ачыкладык. Зөһрә – 1877 елгы, олы улы Әбделкадыйр 1904 елгы, Әбделкәрим 1907 елгы. Димәк, 1910 елга кадәр инде 2 баласы туган булган.

Айдар абый язганча, Рәмзиягә 4 яшь булганда энесе, шуннан әтисе, 6 яшь тулганда әнисе үлеп китә һәм “Стәрлетамак комсомол канткомының беренче секретаре булып эшләгәндә Казанга Татар Коммунистик университеына укырга җибәрелгән олы абыйсы Кадыйр, әниләренең җеназасына кайтып, сеңлесе Рәмзия белән энесе Кәримне балалар йортына урнаштырып китә. “Сыйнфый” саклыктан чыгып, “байлар нәселе” дигән ләкаптән качып, абыйлары әле Стәрлетамак комсомолында эшләгән чорында ук фамилияләрен Баязитовтан Вәлитовка күчергән була”.

Безнең тарафтан архив материалларын өйрәнү барышында Гыйләҗетдин һәм Зөһрә, Рәмзия һәм Кадыйр Баязитовлар дигән исем-фамилияләр белән эзләү нәтиҗә бирмәде. Архивта сакланган 1917 елда уздырылган Бөтенроссия шәһәр халкының сан алу документында Зур татар (Большая Татарская) урамындагы 56 кварталда Гиләҗетдин Мәҗитович Вәлитов 45 яшь, хатыны Зөһрә 40 яшь, уллары Абдулкадыр 13 яшь, Абдулкарим 10 яшь, Мостафа 6 айлык, кызлары Рәмзия 4 яшь дип теркәлгән [ФР. 473, оп.1, д. 317. Подворная карточка переписи городского населения Стерлитамака, октябрь 1917 г.]. Димәк, аларның фамилиясе үзгәртелмәгән, фамилияләре Вәлитов булган, ә Гыйләҗетдин 1872 елда туган була.

1914 елда Уфа губерниясе Стәрлетамак шәһәренең йорт хуҗаларының исемлеге төзелгән документта да Зур татар урамында “Валитовъ Гилязитдинъ” теркәлгән (№ 23) [ФИ.132, оп. 1, д. 1346. Список домовладельцев г. Стерлитамака Уфимской губернии. 1914 г.].

Рәмзия апаның туган йорты Стәрлетамак шәһәренең кайсы урынында булырга мөмкин дигән сорауга җавапны карталардан эзләдек. 1858, 1890 нчы еллардагы карталарда күрсәтелгән 56 квартал Большая Татарская урамына карамый, ике картада ике җирдә, димәк, кварталларның нумерациясе үзгәреп торган. 1917 ел тирәсендәге карталарны әлегә тапмадык. Әлеге урам бүгенге көндә 7 ноябрь урамы исемендә, анда бүгенге көндә дә иске йортлар бар. Бәлкем, алдагы көндә ачыклап та булыр.

Шулай ук Рәмзия апа тәрбияләнгән балалар йорты, ул укыган татар мәктәбенә кагылышлы тарихи материалларны әле эзләргә кирәк. Ә менә ул укыган Стәрлетамак педтехникумы бүгенге көндә Ходайбирдин урамындагы (картада Мечетная дип аталган) ташландык хәлдәге 15 нче йорт [http://libmap.bashnl.ru/node/488?ysclid=loj2o968je537156947]. Әйткәндәй, ул 1926 елда ачылган, димәк ,Гыйләҗетдиннең анда укуы турында әйтелү дә дөреслеккә тап килмидер.

Айдар Хәлим Гыйләҗетдин нәселенең Рәмиевләр белән туганлыгы турында әйтеп үтә. 2022 елда гына басылган “Татар мулласы Мөхәммәтгариф Рәмиев көндәлеге”ндә (Мөхәммәтгариф Рәмиев Стәрлетамакның беренче мәхәллә мәчетендә 1891 елның 28 гыйнварыннан 1929 елның 1 августына кадәр имам-мөдәррис булып торган) Рәмиевләр нәселе турында бик тәфсилләп бирелгән, һәм мондый мәгълүмат бар: “Габделлатыйф җизнәнең (Мөхәммәтгарифнең әтисе Бәхетгәрәй белән бертуган Газизәнең) Гыйззеназ исемле кызы Эстәрлетамак сәүдәгәре Бәһаветдин Вәлидовка никахланмыш иде <...> Әсфәндияр, Искәндәр, Шәрәфетдин исемле угыллары, Лотфыкамал исемле кызы бар иде. Әсфәндиярның Габдрахман, Хәбибрахман исемле ике угылы булып, әлхаль Эстәрлетамакталар. Искәндәрнең Шәрифулла, Лотфулла исемле, Шәрәфетдиннең Зариф, Гариф, Гайфулла исемле угыллары булып, карьядә торалар. Лотфыкамал Орски өязе Юлык карьясендә Габделлатыйф Габбасов никахында булды” [Дневник..., 27 б.].

Вәлитовлар нәселен “Ревизская сказка”лар буенча барлаганда, 1850 елгы документта Сәйфелмөлекнең улы Баһаветдин (31 яшь), икенче хатыны Гыйззеназ Габделлатыфова (23),  уллары  Әсфәндияр (5 яшь), Искәндәр (2 яшь) дип күрсәтелгән [НА д. 651, л. 28 об - 29].

Димәк, көндәлектә тулы итеп бирелгән мәгълүмат рәсми документлар белән дә раслана, ягъни Шакир, Закир Рәмиевләрнең ике туганы яки туганнан туганы Гыйззеназ Рәмзиянең 4 буын Хисаметдин бабасының абыйсы Сәйфелмөлекнең улы Баһаветдингә кияүгә чыккан була. Ягъни Рәмиевләр Вәлитовларга кыз биреп кодалашканнар.

Баһаветдин һәм Гыйззеназның улы Искәндәр, Искәндәрнең улы Лотфулла, Лотфулла кызы Сәгыйдә Вәлитованың 1926 елгы икәнлеген һәм Мәләвез шәһәрендә яшәвен, аның балалары белән социаль челтәрләр аша бәйләнешкә кереп белдек. Ләкин ул апа бик авыр хәлдә, балалары бернәрсә дә әйтә алмады.

Баһаветдин һәм Гыйззеназның улы Шәрәфетдин, Шәрәфетдиннең улы Гайфулла, Гайфулла кызы Миңлекамал, Миңлекамал улы Рәфкать Зөлкарнаев белән дә бәйләнешкә кердек, әмма кирәкле мәгълүматлар  булмады.

Рәмзия һәм Сәләй Вагыйзовларның кызлары Римма, уллары Камил да инде вафат булганнар. Камилнең беренче хатыныннан Луиза һәм Адель исемле кызлары, икенче хатыныннан Аида исемле кызы бар. Алар белән дә бәйләнешкә кердек, әмма истәлекләр бик аз. Шөкер, фотографияләрнең копияләрен бирделәр.

Архив документлар (“Ревизская сказка”лар) һәм башка эзләнүләр нигезендә Вәлитовлар нәселенең 10 буынын барладык: 1. Әбҗәлил – 2. Вәлит (1762 – 1829, 3 нче гильдия сәүдәгәр, хатыны – Шәрбиназ Мәсәгутова Җиргәннән) – 3. Хисаметдин (1893 – 1848) – 4. Сәйфетдин (1832) – 5. Мәҗит (фаразлыйбыз) – 6. Гыйләҗетдин (1872 – 1918 (?)) – 7. Рәмзия (1914 – 2002) – 8. Камил (1941 – 2020) –  9. Луиза (1974), Адель (1980), Аида (1987) – 10. Альберт (2000), Анастасия (2017), Василиса (2022).

Рәмзия апа һәм Сәләй абый исеменә язылган открыткалар арасында Учалы шәһәренең Социалистик урамы, 30 нчы йорт 52 нче фатир адресыннан Мифтиевлар (булса кирәк, почерк аңлашылмый) исеменнән язылган открыткага тап булдык. Бәлки, туганнарыдыр алар, бәлки, безнең белән бәйләнешкә керерләр.

Рәмзия Вәлитова Стәрлетамак педтехникумын тәмамлаганнан соң бер ел Стәрлебаш районының Карагыш мәктәбендә укыта, Стәрлебаш районы балалар оешмасының җитәкчесе булып торган дигән фактлар да бар, ләкин  раслаучы документларыбыз әлегә юк. Стәрлебашлылар арасында, бәлки, безгә хезмәттәшлек күрсәтүче табылыр.

Гомумән, бөтен республика халкына мөрәҗәгать итәбез. Арабызда “улымның яки кызымның беренче китабы” дип, “Әлифба”сын сандык төбенә салып куючылар булса; башлангыч сыйныфларда укыткан укытучыларда “Әлифба”ның элекке басмалары сакланса; район, авыл яки мәктәп китапханәләрендә Рәмзия һәм Сәләй Вагыйзовлар авторлыгында методик кулланмалар ятса, бүлешүегезне сорыйбыз. Бәлки, аларда укыганнар хатирәләрен язып җибәрер.

29 мартта Рәмзия Вәлитованың тууына 110 ел тулуга багышланган “Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә функциональ грамоталылыкны булдыру” дигән темага фәнни-методик семинар үткәрергә планлаштырабыз. Семинар кысаларында тема буенча чыгышлар, осталык дәресләре күрсәтү каралган.  Мәгариф бүлекләренә тулы мәгълүмат белән хатлар җибәрәчәкбез. Хөрмәтле укытучылар, рәхим итегез!

Якташыбыз Рәмзия Вәлитованы бергәләп данлыйк!

Нәсимә МӨКИМОВА, БР атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты, татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы доценты

Стәрлетамак шәһәре.

Фото: saby-rt.ru, bookvoed.ru

Нәсимә Мөкимова, БР атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты, татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы доценты

Стәрлетамак шәһәре.

Фото: saby-rt.ru, bookvoed.ru

Әлифбаның Әнкәсе
Әлифбаның Әнкәсе
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: