”Бергә тапшырабыз! Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” бөтенрусия акциясе быел Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлангычы белән сигезенче тапкыр узачак.
Башкортстанның Мәгариф министрлыгы ел саен акцияне хуплый һәм барлык теләүчеләрне республика чарасында катнашырга чакыра. Быел әти-әниләргә тарих буенча сынау имтиханы тапшырырга тәкъдим итәләр. Сынау 23 мартта узачак.
Акция кысаларында ата-аналар һәм 11 сыйныфны тәмамлаучылар (теләк буенча) эшлекле уенда үз белемнәрен тарих буенча бердәм дәүләт имтиханының кыскартылган вариантында тикшерәчәкләр, ул төрле типтагы имтихан биремнәре турында күзаллау бирә. Бу көнне ата-аналар балалары белән урыннарын алмашу мөмкинлегенә ия булачак: БДИ процедурасын имтихан пунктына керүдән алып нәтиҗәләрен алуга кадәр үтү мөмкинлеген алачак, имтихан бланкларының ничек рәсмиләштерелүен, БДИда контрольнең ничек гамәлгә ашырылуын, имтихан материалларының ничек эшкәртелүен, бастырылуын һәм сканерлануын беләчәк.
Чара барышында оештыручылар инструктаж үткәрәчәкләр, аларга бланкларны тутырырга ярдәм итәчәкләр, контроль үлчәү материалларын бастырып таратачаклар, КИМ-нарның имтихан пунктларына ничек тапшырылуларын аңлатачаклар. Тренировка рәвешендәге БДИ чын имтиханнан берничек тә аерылмый. Катнашучылар теркәлә, металл детекторлары аша уза, гаджетларны вакытлыча саклауга тапшыралар. Мәктәп укучылары өчен бу, асылда, БДИ алдыннан генераль репетиция. Ата-аналар өчен – имтиханда баланың эмоциональ халәтен аңлау мөмкинлеге.
"Без әлеге акцияне ата-аналар бердәм дәүләт имтиханын үткәрү процедурасын үтә алсын өчен һәм, әлбәттә, аларның борчылуларын бетерү өчен үткәрәбез, без аларга имтиханның ничек узганын күрсәтәбез, ә балалар имтиханнарга әзер, чөнки алар өчен бу беренче күнегү түгел, – дип билгеләп үтте БР мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбердин. – Быел беренче тапкыр эшлекле уен тарих буенча үткәрелә, һәм бу дөрес карар. Нәкъ менә тарих вакытларны бәйли, алга баруны билгели, кешегә Ватан белән тирән бәйләнешне тоярга, киләчәкне фаразларга ярдәм итә. Тарих хәзерге заман белән тыгыз бәйләнгән, хәзерге заманны тирәнрәк һәм яхшырак аңларга ярдәм итә”.
Ата-аналардан тыш, бу көнне сынау имтиханын тапшыру мөмкинлеге республика башкарма хакимияте органнары җитәкчеләренә һәм/яки җитәкче урынбасарларына, артистларга һәм блогерларга, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә дә бирелә. Төбәк Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 1-31 март көннәрендә акция республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында узачак.
Республика акциясендә катнашыр өчен Ivanova.IV@bashkortostan.ru электрон адресына 14 мартка кадәр заявка тапшырырга яисә БДИның кайнар линия телефоннарына 8 (347) 218-03-28, 8 (347) 218-03-81 шалтыратырга кирәк. Заявкада исем-шәрифләрне тулысынча язып, телефон номерын күрсәтү таләп ителә.
Чыганак: bashinform.ru