Мәгариф, мәгърифәт
24 февраль 2024, 17:29

Укыгыз, яшьләр!

Бюджет урыннары артачакмы, моны да укыгыз.

Укыгыз,  яшьләр!Укыгыз,  яшьләр!
Укыгыз, яшьләр!

Бюджет урыннары артачакмы, моны да укыгыз.

 

Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларында бюджет урыннары саны турында хәбәр итте.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин агымдагы елның кабул итү кампаниясендә бюджет урыннары саны турында хәбәр итте Бу хакта ул БСТ телеканалында брифинг барышында белдерде.


“Уфа фән һәм технологияләр университетында мондый урыннар 5,6 меңгә якын.  2024 елга план буенча беренче курска 15 мең кеше кабул итү карала.  38е — бакалавриат. Яңа белгечлекләр дә бар: медицина биофизикасы һәм биоинженерия һәм биоинформатика ул.
БДПУда 1,7 меңгә якын бюджет урыннары булдыру планлаштырылган: бакалавриатка — 1,3 меңгә якын һәм магистратурада — 400 урын.
УДНТУ 3,7 меңнән артык укучыны бюджетка кабул итәргә әзер.
БДАУда 1,4 меңнән артык бюджет урыны планлаштырылган.
Уфа дәүләт сәнгать институтында иң популяр юнәлеш — актерлык, бюджет урыннары «актерлык сәнгате» белгечлегенә ике урын һәм сынлы сәнгать факультетында дүрт урын өстәлде. Урыннарның гомум саны — 105.
Илдар Мәүлетбирдин сүзләре буенча,  быел Башкортстан югары уку йортларында барлыгы 14,8 мең бюджет урыны ачылган.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас