Мәгариф, мәгърифәт
24 февраль 2024, 16:36

"Җанлы сүз" җан өрде

"Җанлы сүз" - татар теле укытучысы статусын күтәрү өстендә эшләүче бердәнбер конкурсмы?

"Җанлы сүз" җан өрде"Җанлы сүз" җан өрде
"Җанлы сүз" җан өрде

"Җанлы сүз" - татар теле укытучысы статусын күтәрү өстендә эшләүче бердәнбер конкурсмы?

 

"Җанлы сүз" конкурсы финалыннан соң күп кенә фикерләр ишеттек, укыдык. Кафедра һәм студентларыбыз тырышлыгы, укытучылар, укучылар белән бердәмлек бушка китмәгән икән – без шат. Рәхмәт!

Әлегә - аерым фикерләр.
Бүген сүз – Уфаның 84нче татар гимназиясе укытучысы Айгөл Рәшит кызы Ахуновага.

"Конкурсны бик матур, мәгълүматлы, җанлы итеп оештырган хөрмәтле кафедра укытучыларына бик зур рәхмәт.
Бик төптән, киләчәкне дә искә алып, бик уйланып эшләнгән чара үтте. Районнардан килгән балалар өчен Милли музейга сәяхәт, укытучылар өчен җанлы аралашулар, төрле милли оешмалар, матбугат хезмәткәрләре, язучылар, шагыйрьләр, артистлар чыгышы бала күңелендә чагылыш табуы һичшиксез. Университетка кергән җирдән үк, җылылык, ихласлык бөркелеп торды. Матур күргәзмәләр, якты елмаюлар бәйрәмгә ямь, тәм өстәде.
Бүгенге көн талибәләре нинди мөләем, кунакчыл, талантлылар!
Укытучы хезмәте - шатлык-көенечләр, уңышлар-уңышсызлыклар, җиңү-җиңелүләр тулы еллар. "Җанлы сүз" - татар теле укытучысы статусын күтәрү өстендә эшләүче бердәнбер конкурс, дисәм ялгышмасмын. "Уңай энергия, эшләргә дәрт алып кайтабыз", - диләр коллегаларым.
Иң яхшы укытучылар безнең кафедрада. Сокланабыз, үрнәк алабыз. " Җанлы сүз"гә озын гомер телебез. Сәламәтлек, иҗади уңышлар сезгә, хөрмәтле остазларыбыз", диләр Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөгаллимнәре.

 

"Җанлы сүз" җан өрде
"Җанлы сүз" җан өрде
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас