Табигать язга аяк басарга тора. Инде берничә айдан мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау чыңлаячак. Һәм мәктәпне тәмамлаучылар белән аларның ата-аналары өчен кызу чор башланачак.
БСТ каналында туры эфирда үткән “Кабул итү кампаниясе-2024” брифингында алда торган кампаниянең үзенчәлекләре һәм башка кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Югары уку йортына керергә теләүчеләрне иң беренче булып бюджетка эләгү кызыксындыра. Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин белдерүенчә, бюджет урыннары елдан-ел арта бара. Былтыр 1200 урын бүленсә, быел бу сан 14 800 булачак. Министр, мәктәпне тәмамлап, үзебезнең вузларга керүчеләр өчен бюджет урыннары җитәрлек булачак, диде.
Атап әйткәндә:
Уфа фән һәм технологияләр университетында – 5600,
медицина университетында – 1003,
педагогия университетында – 1700,
нефть университетында – 4000,
аграр университетта – 1400,
сәнгать институтында 105 урын бүленә.