+21 °С
Облачно
Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Югары белем алырга теләп тә, үз вакытында бу теләген гамәлгә ашыра алмыйча калучылар да бар.
Ләкин укырга беркайчан да соң түгел. Вузга керергә телисең икән – рәхим ит. Тик моның өчен Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, тиешле баллар җыярга кирәк.
“Кабул итү-2024” брифингында ел саен БДИны өлкән буын кешеләре, 60-65 яшьлекләр дә тапшыруын әйттеләр.
Димәк, гыйлем эстәргә беркайчан да соң түгел. Ленин бабай әйтмешли, укырга, укырга, һәм укырга.