Русия Мәгариф министрлыгы югары уку йортларында укучы студентларга яшәү минимумыннан да ким булмаган стипендия билгеләргә тәкъдим итеп хатлар җибәргән. Бу турыда фән һәм мәгариф министры урынбасары Константин Могилевский хәбәр иткән.
Бу стипендияне кемнәр бары тик стипендия акчасына гына яши, шуларга күтәрергә кирәк, диләр. 2024 елның стипендия фонды 2023 елда формалашкан һәм шуңа ул 13 919 сумнан да ким булмаска тиеш, дигән сүз.
2024 елда Русиядә яшәү минимумы 15 543 сум дип билгеләнде.
Чыганак: iz.ru