Мәгариф, мәгърифәт
18 февраль 2024, 15:38

Мәгариф өлкәсендә мөһим сөйләшү

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә “Русия” халыкара күргәзмә мәйданчыгында милли казанышлар форумы кысаларында  узган Мәгариф көненең эшлекле программасында катнашты.

Мәгариф өлкәсендә мөһим сөйләшүМәгариф өлкәсендә мөһим сөйләшү
Мәгариф өлкәсендә мөһим сөйләшү

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә “Русия” халыкара күргәзмә мәйданчыгында милли казанышлар форумы кысаларында  узган Мәгариф көненең эшлекле программасында катнашты.

Төбәк җитәкчесе РФ Мәгариф министрлыгының «Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр: мәгариф өлкәсе» пленар утырышында чыгыш ясады.
Русия  Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова сессия эшен ачып, 2023 ел нәтиҗәләре буенча Русия мәгарифнең сыйфаты буенча дөнья лидерлары рәтенә керүен әйтте.
Бу нәтиҗәгә ирешүдә Русия төбәкләренең әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте  ул һәм идарә итү командаларына актив эш өчен рәхмәт белдерде.
Русия мәгариф министры Сергей Кравцов илнең мәгариф өлкәсе үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде, дәүләт мәгариф сәясәтен тормышка ашыруда лидер төбәкләрне атады. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең матди базасын яңартуда, шулай ук яңа белем бирү учреждениеләре төзүдә флагман субъектлар арасында министр Башкортстанны да билгеләп үтте.
2019-23 еллар нәтиҗәләре буенча республика төзелгән һәм ремонтланган мәктәпләр һәм балалар бакчалары саны буенча илнең лидер-төбәкләре санына керде. Заманча белем бирү инфраструктурасын булдыру буенча дәүләт программалары чараларын югары дәрәҗәдә тормышка ашырган өчен Башкортстан Русия Хөкүмәтенең Рәхмәт хатына лаек булды.
- «Мәгариф», «Демография» милли проектлары һәм, әлбәттә, мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча президент программасы кысаларында башкарылган зур команда эше өчен Башкортстанның 519 мең укучысы һәм 68 мең педагогик хезмәткәре исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Без, чыннан да, Русия мәктәбенең тышкы кыяфәтен һәм эчтәлеген тамырдан үзгәртәбез, – диде Радий Хәбиров.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас