+21 °С
Болытлы


"Ел укытучысы-2024" шәһәр этабы конкурсы тәмамланды.
15 февральдә Шәһәр Мәдәният йортында конкурсны ябу тантанасы үтте.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында җиңүче итеп Уфа шәһәре Дим бистәсе 101нче мәктәптә укучыларны туган тел серләренә төшендерүче, телебезгә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләүче югары категорияле укытучы ЗӨЛФИЯ ИРЕК кызы САФИНА билгеләде. Хәзер ул Уфа шәһәре данын республика конкурсында яклаячак.
ЗӨЛФИЯ ИРЕК кызына сәламәтлек, эшендә уңышлар, яңадан яңа биеклекләр телибез.