Мәгариф, мәгърифәт
13 февраль 2024, 09:18

Факультетлар атналыгына килегез!

14-16 февральдә Уфа фән һәм технологияләр университеты факультетлар атналыгы үткәрә.

Факультетлар атналыгына килегез!Факультетлар атналыгына килегез!
Факультетлар атналыгына килегез!

Шушы уңайдан мәктәп укучыларын университетның Евразия гыйльми белем бирү үзәгенең Вузара студентлары кампусында ачылган гыйльми лабораторияләренә һәм инновацион үзәкләренә чакыралар.
Факультетлар атналыгы барышында укучылар һәм аларның ата-аналары 2024 ел кабул итү кампаниясенең актуаль яңалыкларын белә алачаклар, презентацияләрдә һәм остаханәләрдә булачаклар. Вуз, факультетлар, институтлар җитәкчелеге һәм кафедралар мөдирләре белем алуга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.
Уфа фән һәм технологияләр университеты - ул иң эре гыйльми-белем бирү үзәге. Биредә академик традицияләр инновацияләр һәм технологияләр белән бергә үрелә. Университет үзендә белем алучылар саны буенча Русиянең иң зур биш вузы арасына керә. Вуз бер ел эчендә 10 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган. Сентябрьдә беренче курска 13 мең кеше кабул ителгән һәм аларның 15 проценты чит ил студентлары.
Университетта инженер һәм IT-белгечлекләреннән алып юрист һәм филологларга кадәр йөзләрчә белем юнәлешләре укытыла.
Белешмә. Кампус "Фән һәм университетлар" милли проектын тормышка ашыру кысаларында РФ президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла. Уфа кампусы проекты - ул 4,3 мең кешегә исәпләнгән торак биналары, уку-фән комплекслары, лабораторияләр, эшлекле зоналар, кибетләр, җыйнак скверлар һәм уңайлы кала мохитенең башка объектлары белән баетылган студентлар киңлеге. Уфада яшәүчеләр һәм башкала кунакларына кампусның ишекләре һәрвакыт ачык.

Фото: БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас