Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
12 февраль , 14:47

Беренче урынны алдылар!

Югары Аташ укучылары файдалы эшләр башкару белән беррәттән спорт белән дә җитди шөгыльләнеп, чыныгып, илебезгә файдалы кешеләр булып үсү өчен бар көчен сала.

   Мәсәлән, бүген алар Имәнлекул авыл советы җирлегендә узган “Лыжня России -2024” бәйгесендә катнашканнар. Башлангыч мәктәпнең 3 укучысы - Гобәйдуллин Ильяс, Зиннәтуллина Регина, Зәйнетдинова Илизалар барысы да ярышлар барышында 1 урынны алып кайткан. Җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз һәм алдагы көннәрдә дә уңышларга ирешүләрен телибез.

   Болар хакында “Өмет”кә аларның укытучысы Гөлнара Биктимерова хәбәр итте. Чакмагыш районы.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: