Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
10 февраль , 11:19

"Лидерлар үзәге"ндә - лидерлар

Чишмә районы Алкино-2  мәктәбе укучылары инициативалы  бюджетлаштыру  конкурсын ел да көтеп алалар.

"Лидерлар үзге"ндә - лидерлар
"Лидерлар үзге"ндә - лидерлар

Чишмә районы Алкино-2  мәктәбе укучылары инициативалы  бюджетлаштыру  конкурсын ел да көтеп алалар. 2022 елда “Медиацентр” проекты белән җиңү яуладылар. Быел ел башыннан игълан ителгэн республика күләмендәге конкурска укучылар, ата-аналар аеруча җаваплы караш белән дәррәү тотындылар.Проектта катнашу өчен биш  төркем укучылар үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.Һәр команданың үз капитаны,дизайнеры, фотографы, пиар-менеджеры булды.

        3 гыйварда  укучылар советы “Заманча спортзал”, “Технологик биология кабинеты”, “Ашханә бүлмәсе“,Спорт мәйданчыгы” һәм “Лидерлар  үзәге” оештыру буенча 7-11сыйныф укучылары алдында чыгыш ясадылар. 
        Гомум мәктәп җыелышында тавыш бирү барышында “Лидерлар үзәге” проекты командасы җиңеп чыкты. Минем уемча , безгә нәкъ шул юнәлештә эшләргә кирәк. Чөнки “Лидерлар үзәгендә” каралган сораулар бүгенге көндә бик актуаль. Һәрбер сыйныфта талантлы, алдынгы карашлы балалар күп.Укучыларга мавыктыргыч   проектларын, гыйльми эшләрен,төрле креатив идеяларын тормышка ашыру мөмкинчелеге барлыкка киләчәк. Актив укучылар калган сыйныфташларында  кызыксыну уятып, заманча алдыңгы карашлар белән укырга, эшләргә өйрәнүгә әйдәүче булачаклар.   “Лидерлар үзәге”проекты заманга ярашлы, балаларның сәләтләрен ачып,үстерү максатын тормышка ашырачак.

Рима Мәһәдиева, укытучы.

"Лидерлар үзге"ндә - лидерлар
"Лидерлар үзге"ндә - лидерлар
"Лидерлар үзге"ндә - лидерлар
Читайте нас: