Акмулла университеты галимнәренә һәм преподавательләренә торак сертификатлары бирелде.
БДПУда бүген Русия фәне көнен киң билгеләп үттеләр. Бүген, 8 февральдә, биредә “Замана мәгарифе һәм фәненең перспективалы үсеш юнәлешләре” дип аталган Өченче Милли-гамәли конференция дә булып узды.
Яшь галимнәрне һәм преподавательләрне торак сертификатлары, ә иң яхшы өлгәшүче студентларны исемле стипендияләр белән бүләкләделәр.
2022 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән югары уку йортларының яшь галимнәренә дәүләт ярдәме күрсәтү максатында грантлар расланган иде. 2022 елда Акмулла университеты 14 миллион сумнан артык субсидия алды.