Дүрт ел эчендә шушы программа кысаларында 150 укытучы авылга, шәһәр тибындагы поселокларга һәм 50 меңнән азрак кеше яшәгән шәһәрләргә күчкән. Алар гомум белем бирү мәктәпләрендә хезмәт килешүе шартлары буенча 5 елдан да ким эшләмәячәк. Дәүләт аларга 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр түләнелүче компенсация түләде.
Былтыр республикада әлеге программада 3 укытучы катнашты.
Фоторәсемдә: "Авыл укытучысы" программасында катнашкан Светлана Закирова. Ул Караидел районы Караидел авылының 2 санлы урта мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып кайткан. М. Акмулла исемендәге БДПУны тәмамлаганнан соң Уфа мәктәбендә эшләгән. 2022 елда "Авыл укытучысы" программасы җиңүчесе булган.
БР Хөкүмәте сайтыннан.