Чакмагыш районы Рапат авылында гомер итүче хөрмәтле авторыбыз Рәсимә Ильясова 2023 елда Русиядә Педагог һәм остаз елында күршебез Татарстанның мәдәният ресурс үзәге һәм “Белем” радиосы оештырган “Рәхмәт сиңа, остазым” бәйгесендә беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.
Рәсимә Гыймран кызын мәртәбәле бәйгедә җиңүе белән кайнар котлыйбыз һәм алда да иҗади уңышлар теләп калабыз.
Бүген сезнең игътибарга аның бәйгедә җиңү китергән язмасын тәкъдим итәбез, дуслар.
Чакмагыш районы Рапат авылы Башкортстанның һәм Русияның атказанган, Башкортстанның халык артисты, мәшhүp жырчы Илфак Мөҗип улы Смаковның туган авылы буларак тарихка кереп калды. Бөек жырчының исемен йөрткән мәһабәт мәдәният йортында аның бик күркәм музее бар.
Бу музей - минем күпьеллык ижат җимешем. “Жиз кыңгырау
моңнары” дигән стендта бик узенчәлекле фотосурәт игьтибарны
җәлеп итә. Анда яшь кенә чибәр укытучыга елышып, балалар утырган. Уң ягында, кулына “Әлифба” китабы тотканы - Смаков Илфак. Сыймаганнары идәнгә кырын төшеп ятканнар. Сәләмә чалбар балакларыннан ялан тәпиләре күренеп тора. Алар мәктәпкә укырга килгән беренче сыйныф укучылары.
Сабира Фәррах кызы Ишморатова (Хисаметдинова) - аларның
беренче укытучылары. Яңа гына Кушнаренко педучилищесын
тәмамлаган яшь белгечкә 40 сабыйны жыеп тапшыралар. Яшьләре
дә төрлечә: 7 яшьтән 12 гә кадәр. Кайберләренең сугыш чорында
мактәпкә йөрергә мөмкинчелекләре булмаган шул. Сабира апа еш
кына беренче дәрес үткәрүен, безне елатып, сөйли иде:
“Каршымда фәкыйрь итеп киенгән, күзләре сүнгән балалар,
аларның унтугызы - ятим. Әтиларе яу яланыннан кайтмаган... Мин –
егерменче ятим...” Шигырем әнә шул хакта.
БЕРЕНЧЕ ДӘРЕС
(Остазым Сабира апа исеменнән)
Беренче дәресне бирәм
Япь-яшь кенә кыз бала.
Каршыма килеп утырган
Унтугыз ятим бала.
Йөзләре‚ саргаеп, сулган,
Kүзләpe тулы сагыш.
Балалыктан мәхрүм иткән
Дәһшәтле, канлы сугыш.
Беренче дәрес – “Әлифба”,
Белмим: ничек башларга?
“Әлифба” битен ачабыз,
Ә ул “а”дан башлана.
“Ата”, “ана” сүзләренә
Дәресне багышладым:
“Ана кеше — бу дөньяда
Иң газиз, бөек кеше,
Аның иңенә салынган
Ир-атларның да эше.
Чөнки сезнен әткәегез
Сугышта үлеп калган.
Иле өчен, сезнең өчен
Ул бит башкаен салган.
Сез гади балалар түгел –
Солдат кыз һәм уллары,
Дәвам итәргә бурычлы
Әткәй салган юлларны”.
Миңа төбәлеп утыра
Унтугыз ятим бала.
Сабыйларның күзләрендә
Өмет чаткысы яна.
Солдат балалары, укып,
Бар да кеше булдылар.
Батыр әтиләре кебек,
Антка тугры калдылар.
1948 ел. Бу сугыштан соңгы авыр еллар. Бу минем туган елым.
Мин дә тыныч тормышта яшәвем өчен шул батырларга, аларның
балаларына мәңгелек бурычлы бит! Аларга ничек лаек булырга? Бу
сорау мине әле дә уйланырга мәҗбүр итә. Кем булырга? Бу сорауга
җавап күптән әзер.
Укытучы! Әтием - абруйлы физика, математика укытучысы.
Мәктәп фатирында яшәгәч, аның ихатасында уйнап, мәктәп
залларында йөгереп үстек. “Иң изге һөнәр —укытучы!”,- дип
әтием 14 яшемдә Бәләбәй педучилищесына укырга илтте. Монда
укытучылар гына түгел, ә укытучыларны укытучы олы остазлар
эшли иде. Алар безне, гади авыл балаларын, дүрт елда дипломлы
укытучы итеп чыгардылар. Аларга мин гомерем буе рәхмәтле
булдым.
Мине үзебезнең районга, Рапат җидееллык мәктәбенә беренче
сыйныф укытучысы итеп тәгаенләделәр. Остазым итеп Сабира апа
Ишморатованы билгеләделәр. Безнен заманда яшь белгечләрне
тәҗрибәле остазларга беркетәләр иде.
Беренче эш көнем мәктәпкә киләсе укучылар белән, өйләренә
йөреп, танышудан башланды. Сабира апа гади генә костюмнан,
аягына ак носки белән тапочка кигән, башына ак яулык бәйләгән. Ә
мин шәһәрчә: кыска итәкле күлмәктән, аякта үкчәле туфли, чәч
модалы киселгән, күз-кашлар, ирен, тырнаклар буялган. Бу “тәти“
апаны балалар ошаттылар. Әниләре генә миңа сәерсенеп
карадылар. “Сабиракаем, улымны нигә үзенә алмадын?”,-
диючеләр дә булды. Бу беренче сабак иде. Мине укытучыга
санамадылар... Күп тырышырга, чын укытучы икәнне күрсәтергә
кирәк булачак. Эшне сыйныф бүлмәсен бизәүдән башладым.
Шпалерга‚ төсле рәсемнәр ябыштырып, “Бәхетле балачак”, “Без
Ильич оныклары” дигән стендлар ясап элдем. Күрдегезме, янәсе!
Бар шартын китереп, дәресләр үткәрәм. Балалар гына бик
сөендермиләр: хәрефләрне оныталар, кушу-алуны да авыр
үзләштерәләp, урысчаны бөтенләй аңламыйлар. Үземнең укыта
белмәгәнемә гарьләнеп, укытучылар бүлмәсендәге шкаф артына
качып елыйм. Сабира апа мине эзләп тапкан. Көйлисе, юатасы
урынга тирги башлады: — Болай булгач, син укытучы түгел, ә сыер
ләпәшкәсе. Балаларны ташлап чыгарга кем рөхсәт бирде? Аларның
ни гаебе бар? Синең эшең - укыту, балавыз сыгу түгел! Миңа
нишләргә? Мәктәптән тизрәк качарга кирәк! Сабира апа мине,
җилтерәтеп, сыйныф булмәсенә “очырды”да, ишекне шапылдатып
япты. Бер дәрескә генә түгел, ә кырык елга!
Остазыма бүген мең рәхмәтлемен. Аның каты куллары булмаса,
бәлки, мәктәптән киткән дә булыр идем. Балаларны яраттым, укыту
эшенә мөкиббән киттем. Үзем дә остаз булу дәрәҗәсенә ирештем.
Әлеге вакытта мәктәптә биш укучым эшли. Сабира апа һәр баланы
белдерергә тырыша иде: дәрестән соң да өйрәтә, өйләренә йөреп
тә укыта . Мин дә аңа иярәм. Абруй яулар өчен балалар белән
күбрәк эшләргә кирәклеген аңлыйм. Бер укучым укуны авыр
үзләштерә. Өенә йөреп укытам. Картәниләре мине бигрәк тә ярата:
самавыр куеп жибәрә, минем урындыкка мамык мендәр сала.
Укытучының зур дәрәҗәле кеше булуын аңлыйм. Тагын да ныграк
тырышырга кирәк. Мине чын укытучыга саныйлар бит! Бу укучым
хәрби һөнәр сайлап, горурлыгым булды. Тырышлыгым бушка
китмәде. Остазым ничек укытырга, тәрбия бирергә икәнлеген бер
дә өйрәтеп утырмады, ә үзенең шәхси үрнәген өлге итеп куйды.
Апамнан үзләштергән алымны завуч булып эшләгәндә оста
куллана идем. Башлап, ачык дәресне үзем күрсәтәм дә, графикны
элеп куям. Шул көнне ачык дәрес карыйбыз. Буш утырган
укытучыларны дәресемә алып керәм. Аннан аларның нәрсәгә
өйрәнгәннәрен сорыйм. Шәхси үрнәкнең тәрбия эшендә отышлы
алым булуын остазымнан өйрәндем. Рәхмәт, апам! Укытучы нинди
булырга тиешлеген Сезнең үрнәктә үзләштердем бит.
Озын тәнәфестә дә Ca6upa ana тик утырмый, жырлы-биюле
уеннар оештыра иде. Әле дә колак төбендә чыңлап тора:
Әлләрия-ләрия,
“Гөлләрия-ләрия!
Мул уңышлар үстерәбез
Хезмәт ияләренә”.
“Наза, Наза!
Наза - матур кыз бала.
Үзе уңган, үзе тырыш,
Гел “5”ле генэ ала.
Илфак Смаковнын да беренче чыгышларын‚ бәлки, укытучы апасы
оештыргандыр! Сабакташы Марат абый сөйли иде: “Без күтәрмәле
чабата белән тыпырдатып биибез, ә Илфак жырлый”. Халык
иҗатының тәрбияви әһәмиятен мин соңрак аңладым. Татар
халкының милли бәйрәмнәрен үткәрергә әвәсләнеп киттем.
“Нәүрүз гузәле”, “Сөмбелә”, “Әйлән-бәйлән” бәйрәмнәрендә бөтен
мәктәп баласы катнаша иде. Мин балаларны мандолина уйнарга, ә
остазым Камил абый Мурасов гармунга өйрәтеп, халык уен
кораллары төркеме оештырдык. Хәтта Башкортстан телевидениесе
аша чыгышлар ясадык. Бу эшләрнең башы Сабира ападан бит!
Оеткыны ул салды. Шуңа да аңа рәхмәтем зур.
Сабира апа чәчкәләр ярата иде. Аның өендә дә, бакчасында да
нинди генә чәчкәләр юк! Мәктәп бакчасында да үстерә. Бервакыт
район вәкиле мәктәпне карарга килә. Бик матур чәчкә күреп,
исемен сорый. Апам аптырап тормый: “Сабируллин!” – дип, җавап
бирә.
Кыңгырау бәйрәмнәренә ул ике гөлләмә белән килә иде. Берсе -
миңа! Остазымның миңа булган ихтирамын тою - олы бәхет бит ул!
Әйе, мин аның ышанычын акладым. Аның укучысы Илфак Смаков
музеен булдырдым. Аның улы Фаилнең беренче укытучысы
булдым. Аны Сабира апа, үзенә алмыйча, миңа тапшырды. Мин
аны улының минем горурлыгым булачагына ышандырдым. Әлеге
вакытта Ишморатов Фаил Әхнәф улы —районыбызның хәкимият
башлыгы Ямалиев Реканс Фәнил улының уң кулы.
Минем алдагы уңышларымны остазым күрә алмавы гына үкенеч.
Укытучының мактаныр бердәнбер әйбере – үзенең укучысының
уңышлары! Сабира апа! Мин авыл тарихын язып, китап чыгардым.
Җиденче шигырьләр китабым чыкты. Музейны тулыландыру
өстендэ эшлим. Наградаларым бихисап. Сезнең кебек чәчкәләр
үстерәм. Сезнең ышанычны акларга тырышам. Сез биргән тормыш
сабаклары, изгелек орлыклары матур шытымнарын бирде. Татлы
жимешләрен татып яшим. Сезгә һәрвакыт догадамын. Бу кыска
гына язмам Сезнең рухны сөендерер, дип өмет итәм.
Сезне генә әйтә алам
Бөек остазым, дип.
Чын кунелдән Рәхмәт әйтэм,
Чал чәчле башым иеп!
Рәсимә Ильясова,
Чакмагыш районы, Рапат авылы.