Мәгариф, мәгърифәт
9 гыйнвар 2024, 11:30

Яшь белоретлылар заманча мәктәпле булды

"Мәктәп матур һәм уңайлы булган", дип төбәк башлыгы уңышлар теләде.

Яшь белоретлылар заманча мәктәпле булдыЯшь белоретлылар заманча мәктәпле булды
Яшь белоретлылар заманча мәктәпле булды

Бүгенге атналык киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында Белорет шәһәренең яңартылган 8нче санлы гомум урта белем бирү мәктәбен ачу тантанасында катнашты.
Бина 2021 елда яңартыла башлаган. Аңа кадәр иске корпусы авария хәлендә булуы сәбәпле мәктәп эшләмәгән. 500-дән артык бала күршедәге 18 нче санлы урта мәктәптә шөгыльләнгән.
Төзү эшләре ике этапта башкарылган. Беренчесендә төп бинага реконструкция ясалган һәм территориясе төзекләндерелгән. Эшләр 2023 ел ахырына тәмамланган. Мәктәптә 800 балага белем алу мөмкинлеге тудырылган. Икенче этапта 2024 елда физкультура-сәламәтләндерү зонасын төзү күзаллана.
Бүгенге оператив киңәшмәдә Туры элемтә барышында Радий Хәбиров укучыларны, аларның ата-аналарын, педагогларны яңартылган 8 санлы мәктәптә укулар башлануы белән котлады. "Мәктәп матур һәм уңайлы булган", дип төбәк башлыгы уңышлар теләде.
Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта яңартылган мәктәпнең муниципалитет территориясендә иң заманчасы булуын билгеләде һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Фото: БР Башлыгы сайтыннан.

Яшь белоретлылар заманча мәктәпле булды
Яшь белоретлылар заманча мәктәпле булды
Яшь белоретлылар заманча мәктәпле булды
Яшь белоретлылар заманча мәктәпле булды
Яшь белоретлылар заманча мәктәпле булды
Яшь белоретлылар заманча мәктәпле булды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас