

Озакламый Уфаның вузара кампусының беренче чираты ачылачак.
Республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров җаваплы ведомстволар җитәкчеләре, подряд оешмалар вәкилләре белән объектның беренче чиратында булды.
– Кайсыбер бүлмәләр тулысынча әзер. Аларга корылмалар һәм җиһазлар китереп кору эшләренә тотыналар. Без бу эшне ел ахырына кадәр тәмамларга дип килештек, – диде Андрей Назаров.
IQ-паркта да ремонт эшләре ахырына якынлаша. Алай да эшлисе эшләр бар әле. Бу җәһәттән хөкүмәт рәисе күрсәтмәләр бирде.
– Кампусның беренче чиратын ачу – ул илдә милли проект буенча беренче кампусны ачу гына түгел. Күп төбәкләр тулай тораклар төзүне сайлады. Ә Башкортстан тышкы макроикътисади күрсәткечләр күзлегеннән катлаулы юлны сайлады һәм креатив киңлекләр белән фәнни корпуслар булдырырга карар итте, – диде республиканың Социаль һәм инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру фонды генераль директоры Андрей Стариков