Мәгариф, мәгърифәт
13 декабрь 2023, 09:20

Моңа кадәр әсбапсыз ничек укыганнар?

Әсбаплар тапшырылды, рәхмәт әйтелде.

Моңа кадәр әсбапсыз ничек укыганнар?Моңа кадәр әсбапсыз ничек укыганнар?
Моңа кадәр әсбапсыз ничек укыганнар?

 

Әсбаплар тапшырылды, рәхмәт әйтелде.

 

12 декабрь көнне Салават шәһәре Башкортстан халыклары телләре һәм мәдәнияте үзәгендә Татар конгрессының Салават шәһәре җирле бүлекчәсендә шәһәр мәктәпләренә татар теле буенча укыту әсбаплары тапшырылды.

4 мәктәптә һәм 1 өстәмә белем бирү учреждениесендә татар теле һәм әдәбияты укытыла (4нче мәктәп, директор – Турченкова Светлана Валерьевна; 7нче мәктәп, директор –  Вяхерева Елена Викторовна, 18нче  мәктәп, директор – Гәрәева Зәлия Фәрит кызы, 19нчы  мәктәп, директор –  Шарапов Виталий Сергеевич, "БР халкы телләре һәм мәдәният үзәге" өстәмә мәгариф учреждениесе, директоры– Фәхретдинова Альбина Рамил кызы).
Салават шәһәре татар конгрессы рәисе Клара Зәки кызы Сабирҗанова кунакларны сәламләде һәм татар халкының тарихына, мәдәниятенә ярдәм күрсәтүләре, аны саклау һәм үстерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен директорларга рәхмәт белдерде.

Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Альфред Әмир улы Дәүләтшин исеменнән татар теле һәм әдәбиятын укыту өчен уку әсбаплары һәм Башкортстан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов исеменнән "Татар дөньялары" һәм "Милли татар ашлары" китаплары тапшырылды.
Шулай ук Шәйх, Мөфти, Русия МҮДН Рәисе Югары мөфтие ярдәмчесе Рамил хәзрәт Насыйров исеменнән дини эшчәнлектә актив катнашулары өчен грамоталар тапшырылды.

"БР халыклары телләре һәм мәдәнияте үзәге" өстәмә белем бирү учреждениесе директоры Альбина Фәхретдинова шәһәр мәктәпләрендә укыту, бәйгедә катнашу һәм татар теле, әдәбияты буенча белем алучы балалар саны турында хисап әзерләгән иде.
Чараның ахырында 7нче мәктәптә белем алучы һәм күп кенә конкурслар, олимпиадалар призеры Рамил Гыйльманов бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырен яттан укыды, БР халыклары телләре һәм мәдәнияте үзәге укучылары Мичурина Арина, Саидова Азизә, Әхмәтҗанова Эльза татар милли биюен башкарды. Бу чыгышларга балаларны Гөлназ Фәнил кызы Манаева әзерләгән.

Моңа кадәр әсбапсыз ничек укыганнар?
Моңа кадәр әсбапсыз ничек укыганнар?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас