

Башкортстанда авылда эшләүче 150 яшь укытучы республика башлыгының һәр педагог өчен 690 мең сум күләмендә грантын алачак. Бу хакта карар премьер-министр Андрей Назаров имзасы белән хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Исегезгә төшерәбез, БР башлыгының грантларына 35 яшькә кадәрге, ким дигәндә ике ел 15 меңнән артык кеше яшәмәгән авыл торак пунктларының гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче укытучылар дәгъва итә ала.
Шул ук вакытта БР Башлыгы грантларына конкурс җиңүчеләре, акча алган көннән бирле, мәгариф оешмаларында төп эш урыны буенча ким дигәндә ун ел эшләргә тиеш. Шул исәптән конкурска документлар тапшыру датасына эшкә урнашкан учреждениеләрдә алар өч елдан да ким булмаган вакыт эчендә эшләгән булырга тиеш.
2019 елдан мондый грантларны 375 яшь авыл педагогы алды. 2023 елда республика башлыгы карары белән грантлар саны 150гә кадәр арттырылды.
Чыганак: bashinform.ru