Мәгариф, мәгърифәт
3 декабрь 2023, 07:21

Яшь укытучыларның хезмәт хакы арта

Ничә сумга артачагы да билгеле. 

vogazeta.ruvogazeta.ru
vogazeta.ru

Бу атнада Уфада Милли педаогогик форум үтте. Анда мәктәпләргә – яшь укытучылар, ә балалар бакчаларына тәрбиячеләр җитмәү проблемасы күтәрелде.

Әлеге мәсьәләнең кискенләшә баруы зур борчылу тудыра. Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре әйтүенчә, бүген бигрәк тә башлангыч сыйныфлар һәм чит телләр буенча укытучылар җитми.

Монда төп мәсьәләләрнең берсе хезмәт хакларына барып терәлә. Бу уңайдан Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, элекке мәгариф министры Айбулат Хаҗин БСТ телеканалына биргән интервьюсында 2024 елның 1 гыйнварыннан яшь укытучыларның хезмәт хаклары сизелерлек артачак бип белдерде.

Аның сүзләренчә, әле эш башлаган укытучы “тиешле йөкләмә” булганда аена 16-18 мең сум ала. Монда сүз бер ставка турында бара.

– 1 гыйнвардан яңадан исәпләү булачак. Һәм яшь укытучының уртача хезмәт хакы 35 мең сум һәм аннан югарырак булачак, – диде Айбулат Хаҗин.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас