Мәгариф, мәгърифәт
27 ноябрь 2023, 08:08

Укытучы – нинди бөек сүз бу!

Укытучы, остаз... Әлеге сүздә күпме мәгънә, күпме аң, балаларга һәм кешелеккә булган күпме мәхәббәт хисләре тупланган.

Укытучы – нинди бөек сүз бу!Укытучы – нинди бөек сүз бу!
Укытучы – нинди бөек сүз бу!

Укытучы, остаз... Әлеге сүздә күпме мәгънә, күпме аң, балаларга һәм кешелеккә булган күпме мәхәббәт хисләре тупланган. Укытучы – кечкенә балалардан зур шәхес үстерүче, үзенең матур үрнәгендә тәрбия бирүче һәм олы тормышка юл күрсәтүче,тормышны яхшы якка үзгәртүче һәм дөньяга матурлык бирүче кеше ул.Ә туган тел укытучысы алдында тагын да зуррак бурычлар тора: милләтебезне саклауга, аны биеклекләргә күтәрүгә, чын милләтпәрвәрләр тәрбияләүгә бар көчен салып хезмәт итү бурычы ул.

   12-14 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы ТР Мәгариф һәм министрлыгы белән берлектә Казан шәһәрендә үткәргән Бөтенрусия “Туган тел” форумында сүз әнә шулар хакында барды. Мәртәбәле чарага Татарстан белем бирү оешмаларының һәм Россия Федерациясенең башка субъектларының туган тел һәм әдәбият укытучылары, мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары урынбасарлары, Россия субъектлары белән милли мәгариф һәм хезмәттәшлекне күзәтүче методистлар, татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономияләр, Россия субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре, Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәләре вәкилләре чакырылган иде. Анда Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының белем бирү оешмаларынан 800 делегат җыелды.

Мәртәбәле форумга Русия Федерациясенең атказанган укытучысы,Уфа шәһәренең 4 нче санлы мәктәбенең татар теле укытучысы, директорның уку-укыту буенча урынбасары Лилия Галинур  кызы Кәримова да чакырылган иде.

Форум кысаларында кунаклар өчен күргәзмәләр, Казан буенча экскурсияләр, Арча районы һәм Казан шәһәре белем бирү оешмаларына бару, мастер-класслар, педагогик остаханәләр үткәрү, секция утырышлары кысаларында тәҗрибә уртаклашулар оештырылган.

14 ноябрь көнне Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында Бөтенроссия туган тел форумының пленар утырышы узды.

Лилия Галинур кызы Кәримова президиум составына сайланган иде.Форум эшендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәреслекләр авторлары, галимнәр, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, мәгариф идарәсе органнары, төбәкләрнең татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре һ.б. катнашты. Форум быел оештырылган Бөтенрусия татар теле укытучылары ассоциациясенең беренче җыелышы буларак үткәрелде.

   Бу көнне иң булдыклыларга, милләтебез чәчәк атсын өчен бар тырышлыгын салган милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының медальләре тапшырылды. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм ТРның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин якташыбыз Лилия Кәримовага күпьеллык хезмәте өчен Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален тапшырды, уңышлар теләде.

   Чара кысаларында Арча районына барып, андагы белем бирү оешмаларының эшчәнлеге белән якыннан танышу кунаклар күңелендә якты мизгел булып калды. Шулай ук Казан шәһәренең Мәскәү районы Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә эшләрне оештыру тәҗрибәсе дә аларда соклану уятты.

Делегатлар “Туган тел” форумы барышында милли мәгарифнең хәзерге торышы, мәгариф оешмаларында туган телдә укыту һәм тәрбия алып бару проблемалары, туган телләрдә укыту методикалары, мәгариф өлкәсендә милли-мәдәни оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм методик мәйданчыкларда эш тәҗрибәсе тупладылар.

   Дәүләт дәрәҗәсендә мондый чаралар үткәрү – замана таләбе. Киләчәктә моның уңай нәтиҗәләре ачык чагылыр, татар телен үстерүгә, таратуга үзенең зур өлешен кертер дип ышанабыз. Ә хөрмәтле укытучы һәм остаз Лилия ханым Кәримованы исә олуг бүләккә ия булуы белән чын йөрәктән котлыйбыз, ул аңа бик күптән лаеклы кеше! Сезгә киләчәктә дә зур уңышлар, сәләтле һәм туган телен яраткан укучылар белән иҗади эшләү бәхетен телибез, хөрмәтле Укытучы!

                                                                Гөлара Арсланова.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас