Мәгариф, мәгърифәт
25 ноябрь 2023, 16:22

Фән һәм бизнеста яңа фәлсәфә

Заманча кампус нинди булырга тиеш?

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

“Халыкара бизнес атналыгы”нда “Кампус: фән һәм бизнес инфраструктурасының яңа фәлсәфәсе” сессиясе кысаларында Русиядә һәм халыкара дәрәҗәдә университетларның вузара кампуслар форматында яңа эш модельләре буенча фикер алыштылар.

Уфада вузара кампус төзелеше җитәкчесе Сергей Гладких әйтүенчә, вузара кампуслар челтәрен булдыру буенча федераль программа фән һәм мәгариф үсешенең яңа юнәлешен билгели.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Руслан Ханнанов сессиядә катнашучыларны Уфаның югары уку йортлары студентлар кампусы проекты белән таныштырды. Беренче чират – 21 лабораторияле IQ-парк – быел декабрьдә ачылачак. Бер үк вакытта икенче чират төзелә.

“Тоташ дөньяда студентлар кампуслары яшьләр интеллектуаль, мәдәни, спорт, техник башлангычларны тормышка ашыра алсын өчен төзелә, – диде Русия Финанс министрлыгы Фәнни-тикшеренү финанс институтының Тармак икътисады үзәге җитәкчесе Инна Рыкова. – Дөнья тәҗрибәсендә, чынлап та, архитектура – кампусның төрле ил студентларын үзенә җәлеп итеп торган йөзе. Уфада да шушы алымны куллануларын күрәбез”.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/22373/

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас