

Каршымда “Күңел күзе” дип аталган китап ята. Исеме дә, җисеменә туры килеп тора дип әйтер идем. Әйе, СССР, РСФСР Мәгариф министырлыкларының, Башкортостан Президентының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, укытучы-методист, Башкортостанның халык мәгарифе отличнигы, Чакмагыш районының шәрәфле шәхесе, Вәзих Исхаков исемендәге премия лауреаты Рәсимә Ильясованың күңел күзе сокландыргыч көчкә ия.
Шулай булмаса, үзе кайчандыр укыткан укучыларының берсенең фотога төшергән сурәтләрен күреп калып, шигырь языр иде дә, үз акчасына китап итеп чыгарыр идеме?! Моның өчен, аерым бер сыйфатларга ия булу кирәктер. “Бу гади басма түгел. Ул тирән фикер йөртә белүчеләргә, матурлыкны күңел күзе белән күрүчеләргә тәгаенләнгән” , – дип баш сүзен язып куйган остаз-укытучы.
Рәсимә Ильясова мәктәптә укучыларга 38 ел рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән, шуның 25 елы – директорның уку-укыту эшчәнлеге буенча урынбасары вазифасында. Әйе, күп еллар кулында каләм тибрәткән, район гәзите “Игенче”нең тугры хәбәрчесе, соңгы елларда Республика күләмендә танылу ала барган, 8 китап авторы Рәсимә Ильясова хакында язарга утыргач, бераз уйга калдым. Танышлык та, юк диярлек. Хәер, бу дөрескә дә туры килмидер. Аның хакында язылган мәкаләләр, иҗаты белән район гәзите "Игенче" аша әллә ничә еллар белешеп торган кеше ич мин. Вакытлы матбугат аша гына белгән кешем белән ныклап аралашу "Чакмагыш чаткылары"нда башланды. Рәсимә апа иҗат берләшмәсенең остазы – йөзек кашы. Чын күңедән каләм тибрәтүчеләргә осталык дәресләре алып бара, үзенең белгәннәре белән уртаклаша, кирәк чакта – киңәшен бирә. Берләшмәдә Рәсимә апаның үзе укыткан укучылары булуы, шәхси үрнәге, рухи байлыгының буыннарга күчүе турында да сөйли. Ә инде активлыгы белән, башкаларны сокландыра,үзе артыннан ияртә. Мин аңа гаҗәпләнәм, хаттә! Чөнки, яше байтак булуга карамастан (ноябрь аенда 75 яшь тула), бер дә иренеп тормый. “Вконтакте” битләрендә үз сәхифәсен алып бара, иҗат группалары уздырган төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый. Заман технологияларыннан да калышмаска тырыша Рәсимә апа, барысын да, кулыннан килгәнчә, өйрәнеп бара. Соңгы өч елда гына үзнәшер юлы белән берничә китап тачыгарды. 2022 елда чыккан “Басмаларда – заман сулышы” дигән китабы аеруча Рәсимә Ильясова өчен кадерледер дип уйлыйм. Анда ул үзе һәм үзенең башкалар турында вакытлы матбугатта басылган язмаларынтуплаган.
“Вакытлы матбугат аша без әйтер сүзебезне җиткерәбез, көнүзәк вакыйгаларны чагылдырабыз. Ә менә аларны саклап калып, киләчәк буынга мирас итеп тапшыру тарихыбызны кузалларга, үткәннәрне барларга ярдәм итә. Мин бу китапны басмага әзерләгәндә шул максатны куйдым да инде”, – дигән юллар белән ачыла китап.
Авылда, районда иҗатчылар катнашында уздырылган чараларны да калдырмаска тырыша Рәсимә апа. Анда ул санисәп өчен түгел, чын күңеле белән катнаша, истәлеккә китапларын, бүләкләрен тарата. Ә минем белән күңелендә ничә еллар йөрткән тормыш хикәяләре белән бүлеште. Ә мин аларны укучылар хөкеменә тапшырдым. Бик яратып укылды алар. Иң сөенечлесе, Рәсимә апаның истәлекләренә таянып язылган "Тормыш тудырган мәхәббәт" хикәясе минем "Соңлап тотылган җавап" китабында урын алды. Рәхмәт аңа ышанычы өчен! Әле тагын берничә хикәямнең соавторы да ул. Шушы фигыле дә аның турыды күп нәрсә сөйли. Югыйсә, үзе дә менә дигән итеп язган булыр иде: белеме дә, таланты да җитәрлек!
Рәсимә Ильясова (кыз фамилиясы – Рамазанова)1948 нче елның ноябрь аенда Чакмагыш районы Карьяуды авылында зыялы, абруйлы гаиләдә өченче бала булып туа. Балачактан актив, гел яхшы билгеләренә генә укыган кыз Бәләбәй педучилещысын тәмамлаганнан соң, туган районының Рапат авылына эшкә кайта. Шушы авыл егете Рабис Мөдәрис улы белән гаилә корып, дүрт балага гомер бирәләр. Талантлы, уңган, булдыклы Рәсимә Ильясова җәмәгать эшләреннән дә тайчынып тормый, сәхнәне дә үз итә. Читтән торып, югары белем алырга да өлгерә.“Килен булып төшкән генә авылым” дип тормаган, аның тарихын өйрәнеп, китап итеп нәшер иткән кеше дә ул. Ә инде аның мәшһүр җырчы Илфак Смаковка багышланган музей оештыруы үзе бер геройлык! Миңа бу музейда булырга туры килде. Зәвыклылык сирпелеп тора анда. Ә аңа күпме көч салынганын, сәламәтлеккә дә ныклап туенмаган Рәсимә апа үзе генә беләдер!
2021 нче елның май аенда Рәсимә апаРапат авылы халкына тагын бер бүләк ясады: “Тарих язар идем ташына” республика әдәби марафоны кысаларында аның иҗатына багышланган әдәби кичә узды. Бу әлбәттә, очраклы хәл түгел иде. Бар яклап та тирән ихтирам яулаган шәхесе, иҗат балкышы булмаса, бу чара булыр идеме соң? Кичә барышында моңа без тагын бер кат инандык.
Ул үзе турында: без поездның соңгы вагоннарына утырган кешеләр, дияргә ярата. Ләкин, төптән уйлаганда бу дөреслеккә туры килми.
Беренчедән, Рәсимә Ильясова бүген дә актив иҗатта. Аның бер генә көн дә шигырь язмый калганы юк. Сюжет, темалар кабатлануы да юк диярлек. Социаль челтәрләрдә аның язганнарын халык яратып укый. Тел һәм әдәбият укытучысы буларак, Рәсимә апа иҗат иткән әйберләренә бик тә игьтибарлы. Аның үткер каләме аша үткән шигырьләре бүгенге көндә ныклап торып бәяләнеп бетмәгәне, әлбәттә бераз эчне кыра. Рәсимә апа "Өмет" дигән шигырендә бу әйбергә үзе дә ишарә ясый.
Еллар үткәч,бәлки,язганымны,
Актарынып,эзләп табарлар...
Һәр сүзеннән олы мәгънә әзләп,
Күзлек аша,хәтта,карарлар.
Алай-болай чокып,тикшерерләр...
Аңлар өчен ниләр язганны,
Белер өчен үткән буыннарның
Нинди утлар белән янганын.
Әйткәндәй, аның белән ни өчен аралашу рәхәт, күңелле? Чөнки, ул ихлас! Һөнәре буенча гомер буена таләпчән, җитди булырга күнеккән холык артында, аның үзенә генә хас шаянлык, гадилек, беркатлылык та ята. Серлелек тә дип өстәр идем әле. Яшәү дәверендә татыган матурлыкларны да, күргән авырлыкларны да тигез итеп күтәрә алган Рәсимә апаның тормышы үзе бер китаплык. Игезәк сыңары Азаматының фаҗигале үлемен, үзенең катлаулы операцияларын, тормыш иптәшенең аны, балаларын калдырып якты дөнья белән хушлашуларын йөрәк аша үткәрүләре җиңел булмагандыр. Әлбәттә, зур ихтирамга лаек, көчле математика һәм физика укытучысы Гыймран Гыйльван улы Рамазанов, әнисе – авыл фельдшеры Әнисә Зәкәрия кызы Билалова тарафыннан бирелгән белем, тәрбия өстенә, Рәсимә апа укытучы, әни кеше, ир хатыны һәм гомумән, кеше буларак та бу тормыштан күп нәрсә алган. Иҗатында алар зур чагылыш тапкан. Ул башкача яза да алмый, бары тик күреп, тоеп, йөрәге аша үткәреп кенә. Менә шушы урында аның "Сизәсеңме" дигән шигыре бик урынлы булыр кебек.
Ак кар елый кебек,җиргә ятып,
Кочып аның туңган күкрәген.
Ничә тапкыр язны каршыладым —
Бу халәтне бер дә сизмәдем...
Тойдым бүген яз сулышы аша
Ак карларның өнсез үксүен,
Җир-ананың,
язны шулай көтеп,
Сагышларга батып,җирсүен.
Бар табигать ,нидер өмет итеп,
Гүя,чумган сихри тынлыкка...
Нинди хисләр икән күңелендә?
Ниләр уйлый шушы минутта?
Аналарның уе һәрчак уртак:
Уйлый алар газиз баласын.
Җир-анабыз ,тынып, теләк тели...
...Кешелекнең исән каласын!
Сизәсезме? Кар бит зар елый...
Күз яшьләре аша яз юрый...
Рәсимә апа бик бай кеше. Өч баласы, җиде оныгы,өч тураны бар. Балалары өчен бүген дә җан атып яши ул. Ә алар – әниләре, нәнәйләре өчен. Икеяклыярату, хөрмәтитүкенәяшәргәкөчбирә, киләсеиртәдәаяккабасыргакөчбирә.
Шуны аңлап яшәгәнРәсимәапаИльясованың олы гаиләсе зур ихтирамга лаек. Аның иҗатында үзләрен танып белгән балалар, аның мөһимлеген, көчен, еллар үткән саен тирәнрәк аңлап, рәхмәтле булып яшәячәкләренә иманым камил!
Мин дә үземне кайчагында Рәсимә апаның бер баласы кебек хис итәм. Мәрхүм әнкәемнең кайбер сыйфатлары, дөньяга карашы, авырлыклар алдында бирешмичә, ятларга сер бирмичә, матурлык тудырып яшәүләре тәңгәл килә кебек. Рәхмәт Сезгә! Гомерегез сәламәтлектә, балаларыгызның кадерендә дәвам итсен, иҗат ялкыны сүрелмәсен!
Язмамның башын күңел күзе дип башлаган идем. Азагы да шушы тибрәлештә төгәлләнергә таба икән. Рәсимә апаның күңел күзе аның шигырь юлларында бик ачык тоемлана.
Карга басып,атлап киләм,
Ак карда әзләр кала.
Башкаларга барыр өчен
Үземчә,сукмак салам.
...Минем баскан эзләремдә
Яңа кар эреп бара.
Җир ачылгач,эзләрем дә
Кара тап булып кала...
Һич теләмим минем арттан
Андый эзләр калганын.
Көтәм, карлы кышлар җиткәч,
Аңа көртләр сарганын.
Бар теләгем: минем арттан
Калсын тик ак эзләрем,
Кара каләм белән язган,
Ак кардай саф сүзләрем.
Мәкаләмне әзерләп беткәч, тагын бер сөенечле хәбәр килеп иреште. Ветеран-укытучы Рәсимә Ильясованың “Яшьлек капкасы” исемле шигырь җыентыгы чыкты.
Люция Әблиева