Мәгариф, мәгърифәт
17 ноябрь 2023, 14:34

Замана укытучылары

Педагоглар тормыштан бер адым алда барырга тиеш.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Уфа Фән һәм технологияләр университетында полилингваль мәктәпләр өчен укытучылар әзерлиләр.

Профессор Гөлфирә Абдуллина җитәкчелегендәге Уфа университеты галимнәре коллективы белем бирү учреждениеләре өчен методик ресурслар әзерләү, шул исәптән полилингваль формада укыту өстендә 10 елдан артык уңышлы эшли.

Команда әгъзалары, заманча технологияләрне кулланып, Башкортстанның полилингваль белем бирү өлкәсендә актив кулланылучы ресурслар әзерләгән.

“Күпмилләтле республика өчен мәдәниятара аралашу шартларын оештыру бик мөһим. Моны квалификацияле укытучылар эшли ала. Полилингваль белем бирү туган телне өйрәнү өчен генә түгел, ә шәхесне комплекслы үстерү өчен дә иң яхшы чара булып тора”, – ди мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас