Мәгариф, мәгърифәт
10 ноябрь 2023, 14:25

"Беләсеңме? Өйрәт!"

Ә кайда, кемне өйрәтергә?  

"Беләсеңме? Өйрәт!""Беләсеңме? Өйрәт!"
"Беләсеңме? Өйрәт!"

Ә кайда, кемне өйрәтергә?   

  Русиядә балалар өчен фәнни-популяр видео конкурсының өченче сезоны старт алды.  “Беләсеңме? Өйрәт!" дип аталган бу Бөтенрусия фәнни-популяр видео конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Конкурста катнашучы укучылар үзләрен фәнни-популяр блогерлар ролендә сынап карарга һәм мавыктыргыч сәяхәтләр, техника һәм белем бирү курсларына сертификатлар яуларга ярдәм итәчәк.

  Конкурс Президент карары буенча гамәлгә ашырыла торган “Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проекты ярдәме белән үткәрелә. Ул шулай ук Фән һәм технологияләр унъеллыгының «Фәнне популярлаштыру өчен инфраструктура, контентын булдыру” башлангычына керә. Конкурсның максаты — укучыларны фәнни дисциплиналарны өйрәнүгә һәм фәнне популярлаштыруга этәрү.  

Конкурста 1-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Моның өчен фәнни-популяр видео яздырырга һәм аны алдагы елның 5 февраленә кадәр Homo Science nauka.homo-science.ru мәгариф платформасы сайтында урнаштырырга кирәк. Видео фәнни теорияне, концепцияне яки күренешне аңлаешлы һәм кызыклы формада аңлатырга тиеш. Видеоның озынлыгы — 3 минут.  

Эшләрне кабул итү тәмамланганнан соң, видео өч критерий буенча бәяләнә: аңлаешлы, мавыктыргыч һәм теманы ачу дәрәҗәсе буенча.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас