Мәгариф, мәгърифәт
31 октябрь 2023, 13:07

Укытучы чын дус та, киңәшче дә булырга тиеш!

Бугенге көндә әти-әниләрнең, шулай ук балаларның күпчелеге  рус телендә аралашкан вакытта, туган телне укыту кирәклеге мәсьәләсе җәмгыятебездә мөhим урын алып тора.

Укытучы чын дус та, киңәшче дә булырга тиеш!Укытучы чын дус та, киңәшче дә булырга тиеш!
Укытучы чын дус та, киңәшче дә булырга тиеш!

   Бугенге көндә әти-әниләрнең, шулай ук балаларның күпчелеге  рус телендә аралашкан вакытта, татар телен укыту кирәклеге мәсьәләсе җәмгыятебездә мөhим урын алып тора.

    Безгә, туган тел укытучыларына, балаларны  татарча сөйләшергә өйрәтү белән беррәттән, сыйфатлы белем дә бирергә кирәк. Балаларга туган телне укыту ул – озайлы, катлаулы, зур түземлек сорый торган эш.

   Мин 30 ел дәвамында татар теле hэм әдәбияты укытучысы булып эшлим hәм дәресләремдә балаларда  кешелеклелек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү эше бик зур урын алып тора. Укыту программаларында туган тел дәресләренең аз булуына карамастан, мин hәр дәресемдә, шулай ук дәрестән тыш  чараларда да, рухи-әхлакый тәрбия бируне төп максат итеп куям. Минем фикеремчә, әдәбиятебез аша  халкыбызның әхлакый кыйммәтләрен, өлкән буын тәҗрибәсен яшь буынга тапшыру, мәдәнияткә hэм тарихка хөрмәт уяту – ана телен  укытучысының төп бурычы.

   Дәресләрдә кулланылган әдәби әсәрләр,  геройлар  бу бурычны үтәүдә укытучыга төп таяныч булып тора. Һичшиксез, әдәби әсәрләр балаларга бер яклап кына  тәрбия бирүгә юнәтелмәгән.  Алар бик куп тармакларны үзенә җәлеп итә:  мәсәлән, яшь  буынга  әхлакый  тәрбия бирү , патриотлык хисләрен үстерү, туган телебезгә зур хөрмәт уяту, гаилә традицияләрен саклау, әти-әнигә ихтирам күрсәтү, яхшылык hэм явызлык төшенчәләрен аерырга өйрәтү h.б.

   Патриотик тәрбия бирү өлкәсенә  килгәндә, безнең балалар  каhарман язучыларыбызның hэм  шагыйрьләребезнең  тормыш юлын тирәнтен өйрәнеп, аларның бөек әсәрләрен укып  үсәләр, урнәк алалар. Бу юнәлештә Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Сибгать Хәким, Хәсән Туфан, Габдрахман Әпсәләмов hәм башка күп кенә атаклы әдипләребезнең роле бик зур.

    Халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүдә, аларны саклап калуда сыйныфтан тыш тематик чаралар үткәрүнең әһәмияте санап беткесез. Бездә, мәсәлән, «Серле сандык», «Нәурүз», «Каз өмәсе», «Аулак өй», «Сабантуй» бәйрәмнәре бик кызыклы hэм эчтәлекле утә.

   Татар теле hэм әдәбияты укытучысының роле бит ул белем-тәрбия бирү белән генә туктап калмый. Педагог – укучыларының алдагы тормышында күңелләре теләгән hөнәрен сайлап алуда, аларга дөрес юл сайлауда булышлык күрсәтүче тәүге кеше дә. Укытучы – баланың остазы гына түгел, ә аның чын дусты hәм киңәшчесе дә була белергә тиеш.

                                                  Гөлнара Рәхимкулова.

                                                 Авыргазы күппрофильле колледжы, Толбазы авылы.

Автор фотосурәте.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас