Мәгариф, мәгърифәт
31 октябрь 2023, 09:44

Халык теле – милли мәдәниятнең нигез ташы

Конференциядә яңгыраган төп фикерләр...  

Халык теле – милли мәдәниятнең нигез ташыХалык теле – милли мәдәниятнең нигез ташы
Халык теле – милли мәдәниятнең нигез ташы

Конференциядә яңгыраган төп фикерләр...

 

Бүген М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында "Педагог һәм остаз елы"на багышланган "Мәдәниятләр диалогы контекстында милли тел: тикшеренүләр һәм укыту" дип аталган мөһим фәнни-гамәли конференция үтә.

Чарадагы катнашучыларны Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Айбулат Хаҗин сәламләде.

“Без быел даныклы педагог Константин  Ушинскийның  тууына 200 тулуны да билгелибез. Данлыклы педагог туган телләрне саклауга һәм үстерүгә  зур әһәмият бүлгән.

Чынлап та, халык теле – милли мәдәниятнең нигез ташы. Ул нигезнең таркалуы маргиналлыкка, ассимиляциягә китерә. Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә аеруча моңа юл куярга ярамый. Без бу хәлне булдырмас өчен без барлык көчебезне салырга тиеш.

Башкортстан –  уникаль субъект. Бездә алты телдә уку алып барыла, 14 телне өйрәнү мәктәпләрдә  һәм өстәмә белем  бирү учреждениеләрендә, якшәмбе мәктәпләрендә оештырылган. Мондый күптөрлелек башка бер төбәктә дә юк", - диде Корылтай депуптаты.

Чыгышның асылында  Русия халыкларының барлык телләрен саклап калу мөһим, халыкларның телләре милли мәдәниятнең нигезендә яту, шуңа күрә тел югалган очракта, халыкның гореф-гадәтләре, милли байлыгы да юкка чыгарырга мөмкин, дигән фикер кызыл җеп булып узды.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас