

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры профильле ведомство җитәкчеләре, архитекторлар һәм подряд оешмалары вәкилләре белән бергә атна саен ясала торган обходны ясады һәм эшләр барышын бәяләде.
Андрей Назаров бинаның фасад дизайны буенча киңәшләр бирде. Декор элементлары һәм төсләр кампус манарасы белән генә түгел, ә тирә-яктагы корылмалар, республика башкаласының архитектурасы белән дә гармониядә булырга тиеш. Аның җитәкчелегендә киңәшмәдә катнашучылар кампусның төрле биналарын карап чыктылар.
- Индустриаль партнерлар урнашачак 15 катлы бина-башняда соңгы эшләргә керештеләр, ул октябрь ахырына тәмамланырга тиеш. 7 катлы бинада эшләр бераз озаграк дәвам итәчәк,-дип билгеләп үтте премьер-министр.