

Мәктәп укучыларының унынчы сыйныфка күчү һәм көллиятләргә керү процессын үзгәртергә планлаштыралар. Бу хакта Русиянең Мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек итү ведомствосы башлыгы Анзор Музаевка сылтанып РИА Новости хәбәр итә. Рособрнадзор башлыгы бу хакта “Русия бүген” медиатөркеменең халыкара матбугат үзәгендә ата-аналар белән үткән бөтенрусия очрашуында белдерде.
“Якын киләчәктә унынчы сыйныфка күчү һәм урта белем бирү учреждениеләренә имтиханнар саны буенча укырга керү моделе үзгәрер, мөгаен, чөнки ул заман таләпләренә җавап бирми”, – диде Музаев.
Бөтенрусия тикшерү эшләрен (ВПР) гамәлдән чыгару ихтималлыгы хакындагы сорауга җавап биреп, ул бүген ВПРның актуаль түгеллеген белдерде. Шул ук вакытта ул аларны үткәрүгә карашта үзгәрешләр кертү мөмкинлеге турында да әйтте. Моннан тыш чит телләр буенча ВПР үткәрелмәячәк, диде Музаев.
БДИ хакында фикер йөрткәндә, 2024 елга расписаниене 2023 ел ахырында яисә алдагы ел башында бастырып чыгарырга мөмкиннәр, дип белдерде Рособрнадзор башлыгы. Физика, химия яисә профильле математикадан компьютер форматында имтиханнар үткәрү планлаштырылмый.
Чыганак: bashinform.ru