Мәгариф, мәгърифәт
11 октябрь 2023, 13:25

Педагогик һөнәрнең абруен күтәрүгә тагын бер чара

Шушы көннәрдә Уфада “Иң яхшы педагогик династия” бөтенрусия конкурсының сынаулары узды.

Педагогик һөнәрнең абруен күтәрүгә тагын бер чараПедагогик һөнәрнең абруен күтәрүгә тагын бер чара
Педагогик һөнәрнең абруен күтәрүгә тагын бер чара

Шушы көннәрдә Уфада “Иң яхшы педагогик династия” бөтенрусия конкурсының сынаулары узды. Башкортстанның башкаласына төрле төбәкләрдән 20 династия вәкилләре килде - Саха (Якутия) республикасыннан алып  Краснодар краена кадәр. Конкурс Русия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә "Педагог һәм остаз елы" кысаларында оештырыла.

“Педагогия династияләре - безнең ил байлыгы. Без бу күркәм һөнәргә мәхәббәтне балачактан ук тәрбияләп, буыннан-буынга тапшырыла торган гаиләләр белән горурланабыз. Педагог һәм остаз елында Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы “Русиянең педагогик династияләре” проектын башлап җибәрде, ул безнең зур илебезнең барлык төбәкләреннән 700 гаиләне берләштерде.

М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты бәйгесе дә күркәм традициягә әверелде. Анда укытучы гаиләләре үзләренең һөнәри тәҗрибәләрен тәкъдим итә. Быел аңа Русиянең 78 төбәгеннән, шул исәптән яңа төбәкләрдән, 633 гаилә гариза биргән. Бу гаиләләр турында кече ватаннарда гына түгел, аларның төбәкләреннән читтә дә киң билгеле булырга тиеш. Бу - педагогик һөнәрнең абруен күтәрүгә тагын бер мөһим адым", - дип ассызыклады Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.

"Гасырдан гасырга" номинациясендә абсолют җиңүче Псков өлкәсеннән 565 ел стажлы Любавин-Страшновлар династиясе булды, аны Наталья Любавина тәкъдим итте. Һәр өч номинациядә лауреатлар билгеләнде. Бәйгедә Башкортстан Республикасын күрсәткән Хисмәтуллин-Булатасовлар династиясе II дәрәҗә лауреат исемен алды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас