

3 октябрьдә Акмулла университетында Русия Федерациясенең “Дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру” Дәүләт программасы һәм җирле халыклар телләренең Халыкара унъеллыгы кысаларында “Регионның тотрыклы үсешен тәэмин итүче фактор буларак Башкортстан республикасында тел сәясәте” дип аталган ике көнлек төбәкара фәнни-практик конференция ачылды. Ул “Минем туган телем” Программасы кысаларында да бара.
Конференция ЮНЕСКОның Руссия буенча Комиссиясе, РФның милләтләр буенча Федераль агентлыгы, республиканың мәгариф һәм мәдәният министрлыклары һәм Акмулла университеты тарафыннан оештырылды. Анда ил һәм халыкара танылу алган Кытайдан, Һиндстан, Пакистан, Мәскәү, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл, Калмыкстан, Хакасия, Ингушстаннан галимнәр, республиканың фән һәм педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре, укытучылар катнашты.
4 октябрьдә конференциянең нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл үтте. Анда Уфа, Мәскәү, Марий Эл, Чувашиядән килгән экспертлар бу форумның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләделәр.
ЮНЕСКО программасының Русия комитеты рәисе Сергей Бекейкин 15 ел эчендә алга китеш барлыгы хакында әйтте. Башкортстанда ЮНЕСКО белән бергә эшләгән 39 мәктәп һәм 2 кафедраның булуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Мин мондый чарада катнашуым белән бәхетлемен, диде ул.
Сергей Чумаров чит илләр катнашлыгы һәм практик юнәлешле булуы конференциянең уңышы итеп бәяләде. Сергей Бобрышев милли шрифтларны практик куллану мөһимлеген ассызыклады Телләр өйрәнүне цифрлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек юлларын билгеләде. Андрей Чемышев һәм Айгиз Кунафин бу өлкәдә зур адымнар ясалганын һәм сүздән эшкә күчүне уңай бәяләделәр. Мастер-классларны интернетка кую кирәклеген әйттеләр. Александр Блинов ата-аналар ассоциацияләре төзү аша туган телләрне укытуга аларны җәлеп итү һәм юридик яктан агарту кирәклегенә басым ясады.
Илдус Каһарманов һәм утырышның модераторы Элина Гатауллина куелган сорауларга тулы җавап бирде һәм киләчәккә эш планнары хакында ышандырырлык итеп үз сүзләрен әйтте. Алда торган бурычларны ил күләмендә бергәләп хәл итү юллары да билгеләнде.
Фото: bspu.ru