

Быел дәреслекләрнең хаклары шактый арткан. Бу хәлгә карата Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко да ризасызлыгын белдерде. Ул Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәровага, Монополиягә каршы федераль хезмәткә мөрәҗәгать итеп, дәреслекләргә хакларның күтәрелүе законлымы икәнлеген ачыкларга кушты.
“Лилия Салаватовна, мин сездән Монополиягә каршы федераль хезмәткә запрос әзерләвегезне сорыйм. “Просвещение” нәшрияты нинди нигездә дәреслекләргә хакларны кинәт күтәргән, ни өчен бездә дәреслекләрне басуда монополия? Бәлки, шуңа хаклар артадыр?” – диде Матвиенко.
Аның әйтүенчә, дәреслекләрнең эчтәлеге бертөрле булырга һәм Русия Мәгариф министрлыгы җитәкчелеге астында әзерләнергә тиеш. Әмма китапларны “Просвещение”дан тыш, калган нәшриятлар да баса ала.
Базарны монополизацияләүне бетерергә һәм сәламәт көндәшлек булдырырга кирәк дип исәпли Федерация Советы спикеры. Монополизация бәяләрнең кыйммәтләнүенә китерә, димәк, төбәк бюджетларының да чыгымнары арта, диде ул.
Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин еллык Юлламасы белән чыгыш ясаганда тарих, география кебек фәннәр буенча дәреслекләр эчтәлегенең сыйфатын күтәрергә кирәк дип белдергән иде. Яшьләр туган иле, үзенең тарих һәм гореф-гадәтләре турында күбрәк белә алырлык булсын, дигән бурыч куйды ул.