Мәгариф, мәгърифәт
20 сентябрь 2023, 08:04

Иске Балтач колледжы яңартылачак

Бүген республика җитәкчесе Радий Хәбиров Балтач районындагы Башкортстанның төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында булды.

Иске Балтач колледжы яңартылачакИске Балтач колледжы яңартылачак
Иске Балтач колледжы яңартылачак

Әлеге белем йорты 1963 нче елдан бирле республика агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерли.

            Уку йорты директоры вазифасын вакытлыча башкаручы Ильяс Вәлиев белдерүенчә, быел колледж үзенең 60 еллык юбилеен билгели. Биредә 163 студент белем ала. Уку йорты үзенең эшчәнлеге чорында 19 мең авыл хуҗалыгы тармагы  белгече әзерләгән. Алар: тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгы техникасы ремонты һәм хезмәтләндерүе остасы, тимерне эретеп ябыштыручы, пешекче, шофер. Колледжның Борай һәм Тәтешле районнарында филиаллары бар.

            Радий Хәбиров белем йортының уку классларын, спорт залын, остаханәләрен һәм ашханәсен карап чыкты. Укытучылар колледжның матди-техник базасын ныгыту мөһимлеген әйтте. Республика җитәкчесе учреждениены яңартуга өстәмә финанслар бүләргә кушты. Акчалар урта һөнәри белем бирү биналарын яңарту республика программасы кысаларында башкарылачак.

—Без  иске биналары күп булганлыктан, колледжларны тәртипкә китерү турында карар кабул иттек. Иске Балтачтагы колледж да искергән. Аны яңартуга акчалар бүләчәкбез, чөнки ул республика төньяк-көнбатышындагы берничә филиалы булган төп учреждение. Бүген биредә илнең булачак сакчылары, иген игүчеләр һәм механизаторлар белем ала. Алар — илебез киләчәге,— дип билгеләде Радий Хәбиров.

БР Башлыгы сайтыннан.

 

 

Иске Балтач колледжы яңартылачак
Иске Балтач колледжы яңартылачак
Иске Балтач колледжы яңартылачак
Иске Балтач колледжы яңартылачак
Иске Балтач колледжы яңартылачак
Иске Балтач колледжы яңартылачак
Иске Балтач колледжы яңартылачак
Иске Балтач колледжы яңартылачак
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас