

7-15 сентябрьдә бөтен ил буенча “Беренче ярдәм” Бөтенрусия проекты кысаларында беренче ярдәм күрсәтү дәресләре уза. Проект кысаларында 1-11 сыйныф укучылары һәм урта белем бирү учреждениеләре студентлары беренче ярдәм күрсәтүнең теоретик һәм практик күнекмәләрен үзләштерәчәк.
Дәресләр сентябрьнең һәр икенче шимбәсендә уздырыла торган Беренче ярдәм күрсәтү көненә багышланган. Бу бәйрәмне медиклар, коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре генә түгел, кеше гомерләрен саклап калырга булышучы битараф булмаган гражданнар да билгели. Беренчеләр хәрәкәте һәм “Волнтер медиклар” әзерләгән тематик дәресләр мәктәп укучылары һәм урта белем бирү учреждениеләре студентлары өчен үтә.
БРда Беренчеләр хәрәкәтенең җирле бүлекләре белгечләре балаларга дәрестә кеше тын алмый башласа нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатканнар инде. Беренче ярдәм күрсәткәндә нинди хәвеф сагалап торырга мөмкин, төрле җәрәхәтләр алганда медицина җайланмалары гына түгел, ә кул астындагы чараларны да кулланып ничек беренче ярдәм күрсәтергә икәнлеге хакында сөйләделәр.
Беренче ярдәм дәресләре илнең барлык төбәкләрендә үтә. Бу дәресләрдә катнашучылар теоретик белем алып кына калмый, алар практикада төрле хәлләрдә (кул-аяклар сынудан башлап, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм судагы бәхетсезлек очракларына кадәр) ярдәм күрсәтү элементларын үзләштерә.
"Беренче ярдәм күнекмәләрен үзләштерү – заман җәмгыятенең иң мөһим бурычы. "Беренче ярдәм" проекты ярдәмендә бездә хәвефсез һәм кайгыртучан илдә яшәү мөмкинлеге бар, анда һәр гражданин башкаларга авыр хәлдә ярдәм итә ала. Беренче ярдәм күрсәтүнең гади һәм нәтиҗәле ысулларын өйрәнеп, без тормышны һәм үзебезнең тирә-юньдәгеләрнең н саклауга өлеш кертәбез”, – дип аңлатма бирде проект барышы турында Башкортстан Республикасы Башлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән үзара эш итү мәсьәләләре буенча киңәшчесе, төбәк бүлекчәсе Советы рәисе Ранис Хәсәнов.
Белешмә өчен:
Балалар һәм яшьләр оешмасы Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча булдырылды, аның оештыру җыелышы 2022 елның 20 июлендә узды. Үз исемен Беренчеләр хәрәкәте Мәскәүдә 18-20 декабрьдә узган Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте съездында I тавыш бирү нәтиҗәләре буенча алган. Делегатлар шулай ук 12 эш юнәлешен һәм 11 уртак кыйммәтне раслаган. Алар арасында “Тормыш һәм лаеклылык", “Патриотизм”, “Яхшылык һәм гаделлек”, “Иҗади хезмәт”, “Көчле гаилә” һәм башкалар. Катнашучыларның төп миссияләре арасында “Русия белән булу”, “Кеше булу”, “Бергә булу”, “Хәрәкәттә булу”, “Беренчеләр булу". Хәрәкәтнең эшчәнлеге ялны, һәрьяклап үсеш һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булдыруны, шулай ук балаларның һөнәри юнәлешен оештыруга юнәлтелгән.