Мәгариф, мәгърифәт
1 сентябрь 2023, 04:18

Яңа уку елында нинди үзгәрешләр көтелә?

Хезмәт тәрбиясе һәм башка яңалыклар турында.

Яңа уку елында  нинди үзгәрешләр көтелә?Яңа уку елында  нинди үзгәрешләр көтелә?
Яңа уку елында нинди үзгәрешләр көтелә?

Хезмәт тәрбиясе һәм башка яңалыклар турында.

 

 

“Мөгаллим һәм остаз елы” билгесе астында дәвам итүче  2023 елның тематик максаты – укытучыларга уңайлы хезмәт шартлары булдыру, аларның һөнәри үсешен, социаль яклауны тәэмин итү.  Бу хакта Республика Башлыгы Радий Хәбиров еш искә төшереп тора.  Хезмәт шартларында уңайлыклар артса,  социаль мохиттә яклау булдырылса, бу изге һөнәр ияләренең абруен үстерергә ярдәм итәргә тиеш.

  Шул уңайдан безнең төбәк фән һәм мәгариф министрлыгында педагогия хезмәткәрләре өчен берничә төрле өстәмәләр кертелде. Агымдагы елдан башлап, билингваль һәм полилингваль белем бирү нигезендә эшләүче  20 мәктәп мөгаллименә ел саен  50 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче яшь педагогларга да грантлар булдыру турында указга кул куйды.

Шуңа ярашлы, 2024 елның 1 гыйнварыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән мәгариф программаларын уңышлы алып баручы педагогларга  ел саен бирелүче  50 грантның һәркайсысы 575 мең сум тәшкил итә. 

Башкортстанда авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларны укытучы яшь мөгаллимнәргә  дә грант бүленә. Мөгаллим 35 яшьтән узмаган, халык саны 15 меңнән артмаган авыл мәктәбендә 2 ел эшләгән булырга тиеш. Һәр укытучыга бирелүче дәүләт ярдәме  690 мең сум тәшкил итә. 375 яшь авыл мөгаллиме шул премиягә лаек булды инде. Димәк, кызыксындыру булса, тырышлар күп. Башкортстанның мәгариф системасында  әле 67,6  мең  педагог: укытучылар, тәрбиячеләр, остазлар,  директорның тәрбия эше буеча киңәшчеләре эшли.

 2023 елда грантлар саны 150гә җитте.

Әйткәндәй, быел яз илебез хөкүмәте  һөнәри конкурсларда җиңгән  мөгаллимнәргә акчалата премияләр күләмен раслады.

«Русия ел укытучысы»  конкурсында беренче урын алган мөгаллим –100 000, ә призерлар 500 000 сум акчалата бүләккә лаек була. Моңа кадәр “Ел укытучысы” федераль этап җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр – педагоглар һәм педагогия билгесе булган бәллүр пеликан сыны бүләк ителде. Җиңүчеләргә акчалата бүләкне төбәк властьлары тапшыра иде.

Шул ук документка ярашлы, «Русия ел тәрбиячесе», «Русия ел директоры», «Русия педагог-психологы», «Русия дефектология укытучысы», «Ел остасы» һәм  «Йөрәгемне балаларга бирәм» профессиональ  конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү суммасы да билгеләнде  – 2023 елдан башлап ул 200 мең сум.

Полилингваль мәктәпләр

Дүшәмбе көнне төбәк Башлыгы Радий Хәбиров республика фән һәм мәгариф министры Айбулат Хаҗинның полилингваль мәктәпләр челтәрен үстерү турында докладын тыңлады.

Башкортстанда күппрофильле полилингваль  гомуми белем бирү

оешмалары челтәрен төзү дәвам итә. 2019-21 елларда Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә шундый 4 полилингваль мәктәп ачылды. 

Бу уку елында Хәйбулла һәм Учалы районнарында 2 яңа мәктәп ачыла, Мишкә районында, Сибай шәһәрендә капиталь ремонттан соң ике уку йорты полилингваль итеп үзгәртеләчәк.

Киләсе елда Аскар  авылының «Восточный-1» бистәсендә балалар бакчасы белән полилингваль мәктәп төзелешен тәмамлау һәм Тәтешле авылы урта мәктәбендә - удмурт телен,  Баймак интернат-лицеенда  башкорт телен укытып, полилингваль мәктәпкә әверелдерү күздә тотыла.

1 сентябрьдән Мишкә районында мари телендә белем бирүче мәктәп ачылачак. Бишбүләк районында - чуваш, Тәтешледә удмурт телендә белем бирүче мәктәпләр ачарга планлаштырабыз.

Нефтекама шәһәрендә татар телендә белем бирүче мәктәп-интернат уңышлы эшләп килә. Полилингваль мәктәпләрдә укырга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта. Бу мәктәпләрдә  5489  укучы белем ала, быел беренче сыйныфка 1091 бала килә, - диде Айбулат Хаҗин.

Радий Хәбиров полилингваль мәктәпләрнең бар яклап та үрнәкле булырга тиешлеген ассызыклады.

 «Белем бирү буенча да, педагогик составы буенча да, өстәмә мөмкинлекләр буенча да, бик мөһим булган  матди базасы буенча да. Бүген без полилингваль гимназия челтәрләренең кызыксыну уятуын һәм арытаба эшне камилләштерүне һәм үстерүне таләп итүен күрәбез», — диде Республика Башлыгы.

Хезмәт тәрбиясе кайтты

 Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясе Мәгариф турындагы  закон”га укучы балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә кагылышлы кертелгән төзәтмәләргә кул куйды. Димәк, балалар уку белән хезмәтне янәшә алып барачак. "Тәрбия" төшенчәсе тирәнрәк мәгънә алган яңа закон буенча  балалар иҗтимагый файдалы хезмәткә җәлеп ителәчәк,. Сыйныф тактасын сөртү, сыйныфта тәртип булдыру, мәктәп яны бакчасында эшләү, чәчәкләр үстерү, ветераннарга ярдәм итү, тарихи хәтер урыннарын, “Мәңгелек ут”ларны тәрбияләү кебек изге һәм кеше тырышлыгын бәяләргә өйрәтүче, коллективны берләштерә торган җиңел хезмәт тәрбиясе “законлы” алып барылачак. Балаларны мондый файдалы эшләргә җәлеп иткәндә әти-әниләрнең рөхсәте кирәк булмаячак.

Бушлай туклану

Бөтен Русия буенча 1-4 сыйныф укучылары һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар мәктәп ашханәләрендә бушлай тукланачак.

Башкортстан мәктәпләрендә,  Роспотребнадзор рөхсәте буенча, алма чипсылары, томат соусындагы фрикаделькалар сыер итеннән ясалган купатлар, балык фишболлары бирелә башлаячак. Дөрес туклану таләпләрен исәпкә алып, нутрициологлар һәм диетологлар киңәше буенча укучылар өчен яңа меню төзелде.

Баланың яшенә карап, мәктәп ашханәләрендә биреләсе порцияләр күләме дә билгеләнде.

- иртәне аш 7-12 яшьлекләргә – 500 грамм,  12 яшьтән өлкәнрәкләргә  – 550 грамм.

- төшке аш 7-12 яшьлекләргә – 700 грамм, 12-18 яшьлекләргә – 800 грамм

- тәүлеклек  энергетик кыйммәте 7 - 12 яшьлекләргә – 2350 ккал, аннан  өлкәннәргә 2720 ккал.

Яңа уку елы башында белем учакларында теш дәвалау кабинетлары да ачыла. «Сәламәт елмаю» модуле буенча республикада теш дәвалау кабинетлары ачыла килә. 2022 елда шундый 12 кабинет булдырылган. Яңа ук елында өч дистә булачак.

Башкортстан мәктәпләрендә 214 стоматология кабинеты эшли. Аларның  80 «Взлетай»  проекты буенча ачылды. Аларда  223 белгеч эшли.  2022-2023 уку елында 130 укучы һәм 5 мең укытучы дәваланган.

Менә төп яңалыклар шулардыр. Мәктәпләргә яңа сынаулар гына түгел, ә  шундый уңай үзгәрешләр даими кертелеп торса, мәгариф системасында алга китеш озак көттермәс. Чөнки бүген мәктәпләрдә чын һөнәр осталары, шәхес тәрбияләргә алынган фидакарьләр генә калып бара. Яңа ук елы белән, хөрмәтле мөгаллим вә остазлар, уңышлар телибез.

 

Фото: novostivolgograda.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас