Мәгариф, мәгърифәт
1 сентябрь 2023, 11:40

Русиядә иң зур мәктәп ачылган

Анда бер сменада 110 сыйныфта уку процессы барачак.

Русиядә  иң зур мәктәп ачылганРусиядә  иң зур мәктәп ачылган
Русиядә иң зур мәктәп ачылган

Воронежда Русиянең иң зур мәктәбе ачылган. 1 сентябрьдә Воронежда илнең иң зур мәктәбе беренче укучылар өчен ишекләрен ачты. Биредә профильле сыйныфлар булачак, ә балаларны укыту һәркемнең үзенчәлекләренә игътибар итеп нигезләнәчәк. Бер сменада 110 сыйныфта уку процессы барачак! Мәйданы 60 мең квадрат метр булган бина өч меңгә якын балага исәпләнгән. Уникаль объект төзелеше беларус партнерлары белән бергә өч ел дәвам иткән. Уникаль уку, йорты бер берсенә тоташкан ьиде корпустан тора. Башлангыч мәктәп 1040 баланы кабул итә ала. Аның үзенең аерым ашханәсе һәм спорт блогы бар. Балалар адашмасын өчен навигация системасы булачак, график иллюстрацияләр урнаштырачаклар. Мәктәпнең авторлары аны космик тематикада эшләгәннәр. Бу проект 2021 елда дәүләт экспертизасы үткән.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас