

Бүген, 1 сентябрьдә, республиканың 10 мәктәбендә яңа стоматология кабинетлары ачылды.
"Сәламәт елмаю" модулен тормышка ашыру кысаларында Аскын, Благовещен, Дәүләкән, Иглин, Салават, Тәтешле, Туймазы районнарында, Күмертау, Салават һәм Уфа шәһәрләре мәктәпләрендә теш дәвалау бүлмәләре үз ишекләрен ачты.
Барлык кабинетлар да заманча дәвалау корылмалары белән җиһазландырылган, аларда бердәм стильдә ремонт ясалган. Укучылар, педагоглар һәм ата-аналар бу чараны бик көткән.
“Сәламәт елмаю” модуле республика мәктәпләрендә 2019 елдан алып гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 300 меңнән артык укучыга сыйфатлы стоматология ярдәме күрсәтелгән.