Мәгариф, мәгърифәт
1 сентябрь 2023, 10:58

Биредә чын ир-егет һөнәрләренә укыталар

Шулай диде төбәк җитәкчесе.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 1 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжында булды.

Дим районындагы уку йортының яңартылган корпусы быел февральдә ачылды. Биредә янгын хәвефсезлеге һәм гадәттән тыш хәлләрдә яклау буенча белгечләр әзерлиләр.

Төбәк җитәкчесе студентларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.

– Сезне чын күңелдән 1 сентябрь, Белем көне белән котлыйм! Уңышлы уку елы телим. Беренче курс студентларына аерым мөрәҗәгать итәсем килә. Сез бик яхшы колледж сайлагансыз, чыннан да сорау күп булган, чын ир-егетләр белгечлекләре. Укудан соң сез яхшы, лаеклы эшкә урнашырсыз дип уйлыйм, – диде Радий Хәбиров.

Тантаналы линейкадан соң Башкортстан Башлыгы колледжның яңа уку корпусын карады. Уку йорты директоры Игорь Нуйкин сөйләвенчә, узган ел республика колледжларын модернизацияләү программасы кысаларында биредә капиталь ремонт үткәрелгән.

Республика җитәкчесе беренче медицина ярдәме күрсәтү дәресләрендә булды, колледж студентлары һәм укытучылары белән аралашты, аларга уңышлы уку елы теләде.

Радий Хәбиров колледжны модернизацияләүне дәвам итәргә кирәклеген әйтте һәм уку йортын алга таба үстерүнең җентекле планын тәкъдим итәргә кушты.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас