

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Республика инженер лицей-интернатында укучы Вадим Харисовка Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Вадим 2023 елның июль аенда Русиянең җыелма командасы составында Химия буенча 55нче халыкара олимпиадада катнашып, алтын медаль яулады. Ул Цюрихта (Швейцария) үтте. Анда 900 илдән укучылар катшанты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан вәкиле әлеге мәртәбәле фәнни ярышта соңгы 20 ел эчендә беренче тапкыр җиңү яулады.
Радий Хабиров шулай ук Вадим Харисовның химия укытучысы Айнур Гомәровка да Башкортстанның Почет грамотасын тапшырды.