

Дәүләт Думасында мәктәпләрдә иҗади һәм гомуми үсеш фәннәре буенча билгеләрне гамәлдән чыгарырга теләгәннәр. Мондый тәкъдим белән парламентның түбән палатасы Рәисе урынбасары һәм ЛДПР партиясе әгъзасы Борис Чернышов чыгыш ясаган.
Мәгариф министры Сергей Кравцовка язган хатында сәясәтче рәсем сәнгате, музыка, технология һәм физкультура кебек фәннәр буенча бәяләү системасын гамәлдән чыгару мөмкинлеген карауны сорый. Чернышов фикеренчә, бу дисциплиналар буенча билгеләр укуда һәм карьерада алга таба уңышларга тәэсир итми, әмма шул ук вакытта укучыларга көчле эмоциональ һәм психологик басым ясый.
Депутат фикеренчә, бу карар балаларга да, укытучыларга да йөкләнешне киметергә ярдәм итәчәк, шулай ук укучыларның иҗади күнекмәләрен һәм физик әзерлеген үстерүне дәртләндерәчәк.
Башлангычны гамәлгә ашыруны Чернышов Мәскәүдән башларга тәкъдим итә, акрынлап Русиянең барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә практиканы тарата.
Чыганак: lenta.ru