

Русия мәктәпләрендә беренче тапкыр гадәттән тыш хәлләрдә эш итү буенча өйрәнүләр узачак. Бу хакта Мәгариф министрлыгында хәбәр итәләр.
Учениеләр 29 һәм 30 августта мәктәпләрдә, колледжларда һәм техникумнарда узачак. Чаралар барышында хәбәр итү системаларының эшчәнлеген тикшерәчәкләр, шулай ук оператив хезмәтләр һәм террорчылыкка каршы комиссияләр белән уртак гамәлләр башкарачаклар.Өйрәнүләр педагогларның психиологик әзерлегенә булышлык итәчәк, диелә хәбәрдә.
Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов уку процессын оештыруда хәвефсезлекнең мөһимлеген ассызыклады. Педагоглар да, уку йортлары җитәкчелеге дә көтелмәгән хәлләр килеп туганда ниләр эшләргә кирәклеген төгәл белергә тиеш, дип ассызыклады.
Чыганак: lenta.ru