Мәгариф, мәгърифәт
23 август 2023, 07:55

Мәктәп ашханәләрендә – чиполетти һәм митбол

Хәзерге менюга исең китәрлек!

Мәктәп ашханәләрендә – чиполетти һәм митболМәктәп ашханәләрендә – чиполетти һәм митбол
Мәктәп ашханәләрендә – чиполетти һәм митбол

Быел республикада мәктәп туклануын оештыру өчен 3,6 млрд. сум акча бүленгән. Шуның 1,6 млрд. сумы – республика бюджетыннан. Иң үзенчәлеклесе шул – укучыларны  яңа ризыклар белән тукландыра башлаячаклар.

     Яңа менюда – томат соусындагы митболлар, фишболлар, мал итеннән чиполлетти, авылча бәрәңге һәм башка ризыклар, дип хәбәр итә республиканың Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

    Министр әйтүенчә, ведомствода менюның ике төре эшләнгән, шуларның берсе – Русиянең элеккеге баш санитар табибы Геннадий Онищенконың рецептлар җыентыгы буенча. Яңа уку елы башланыр алдыннан әлеге тәкъдимнәр районнарга һәм шәһәрләргә җибәрелде.

    "Җыентык санитар кагыйдәләргә һәм нормаларга, шулай ук диетология һәм нутрициология таләпләренә туры китереп яңартылды. Меню төрлеләндерелде – яңа һәм кызыклы ризыклар өстәлде. Тәкъдим ителгән менюлар республиканың муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимиятләренә арытабан куллану өчен җибәрелде”,  -  дип хәбәр итте Гусев.

    Аерым алганда, мәктәп менюсына “Наполи” фрикаделькаларын, де-воляй кош итеннән котлетлар, эремчекле суфле, алма чипсысы, тавык наггетсы, “Саланики”ашы,  татарча азу, ризотто һәм харчо шулпасын кертергә киңәш ителә.

    Барлык башлангыч сыйныф укучылары да бушлай туклану белән тәэмин ителәчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары бушлай төшке ашлар белән  унберенче сыйныфка кадәр тукланачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас