

Алкино шифаханәсе авылында Рөстәм Абзалов исемендәге мәктәпнең филиалын япканнар.
Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров әйтүенчә, авылда башлангыч сыйныфларны укыту өчен балалар бакчасы бинасының кайсыбер бүлмәләре белем бирү өчен яраклаштырып үзгәртелгән булган. Укучылар берничә ел мәктәпкәчә балалар белән күрше булып укыган. Әмма бинада спорт залы, чишенү-киенү бүлмәсе, медпункт, укытучылар бүлмәсе юк, туклану һәм санузел бүлмәләре дә нормаларга җавап бирми. Шуңа, бина гомум белем бирү учреждениеләренә карата куелган санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килмәгәнлектән, район хакимияте аны ябарга мәҗбүр булган.
“Әлеге хәлдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хокуклары чикләнүе турында онытырга ярамый. Тәнәфесләр вакытында тынлыкны сакларга кирәк, чөнки күршедә сабыйлар йоклый. Әгәр укучыларны укыту дәвам итсә, балалар бакчасы җитәкчелеге ясле һәм кече яшьтәге төркемнәрне кыскартырга, штат расписаниесен үзгәртеп, берничә персоналны кыскартырга мәҗбүр булачак. Килеп туган хәл Алкино шифаханәсе авылындагы башлангыч мәктәпнең филиалын ябарга мәҗбүр итә”, – ди Ришат Мансуров.
Балалар укуларын Алкино-2 һәм Йоматау авыллары мәктәпләрендә дәвам итәчәк. Укучыларны мәктәп автобуслары йөртәчәк.