Мәгариф, мәгърифәт
22 август 2023, 06:29

Мәктәпләр яңа уку елына әзерме?

admkrai.krasnodar.ruadmkrai.krasnodar.ru
Фото:admkrai.krasnodar.ru

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре башлыклары белән яңа уку елына мәктәпләрнең әзерлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Андрей Назаров ассызыклаганча, мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге федераль хакимият органнары һәм республика хөкүмәтенең даими контролендә.

- Мәктәпләр саны буенча без илдә алдынгы урыннарда торабыз. Бездә 1288 мәктәп эшли. 17 июльдән аларның әзерлеген бәяләү буенча комиссия тикшерүләре башланды. Бүген әзерлекне бәяләүгә тәкъдим ителгән барлык мәктәпләр дә әзер дип танылды. Исегезгә төшерәбез, бәяләү барлык кирәкле таләпләрне, шул исәптән террорчылыкка каршы саклануны да исәпкә алып үткәрелде. Ел саен бу максатларга республика бюджетыннан 200 млн. сум бүлеп бирелә. Хәвефсез шартлар тудыру һәм укучыларның сәламәтлеген саклау – безнең төп бурычыбыз. Республикада яңа уку елын ярты миллионнан артык бала, шул исәптән 54 меңгә якын беренче сыйныф укучысы башлаячак. Моннан тыш, 1 сентябрьдә Башкортстан мәктәпләрендә Донбасстан 209 бала укый башлаячак, – дип аңлатты республика Хөкүмәте Премьер-министры.

Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге турында Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар 1 сентябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә узачак.

Республикада Мәктәп укучыларының кайнар туклануын оештыру буенча эш дәвам итәчәк. Барлык башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәчәк, шулай ук ташламалы категория укучылар өчен социаль ярдәм чаралары саклана, бушлай кайнар туклану белән тәэмин итү рәвешендә (шул исәптән СВОда катнашучыларның балалары – 5-11 сыйныф укучылары өчен).

Укучыларның ташламалы категорияләрен бушлай кайнар аш белән тәэмин итәр өчен 2023 елда 3,6 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән –  БР бюджетыннан 1,6 млрд сум. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас