Мәгариф, мәгърифәт
17 август 2023, 09:12

Якын киләчәктә бергә булырбыз

Белем бирүдә яңалыклар.

Якын киләчәктә бергә булырбызЯкын киләчәктә бергә булырбыз
Якын киләчәктә бергә булырбыз

Белем бирүдә яңалыклар.

 

Уфага эш сәфәре белән килгән Русия мәгариф министры Сергей Кравцов Башкортстан хөкүмәте рәисе Андрей Назаров белән очрашты.

Очрашуда М. Акмулла исемендәге БДПУнигезендә укыту-педагогия округы булдыру турында сүз барды. Башкортстаннан тыш, анда Карачай-Черкес һәм Кабарды-Балкар республикалары да керә. Сергей Кравцов моны белем бирү һәм тәрбия эшен яхшырту максатында булуын аңлатып, якын киләчәктә барлык 89 субъект та анда керәчәк дип белдерелде.

“Безнең югары уку йортларының мондый дәрәҗәле бәя алулары күңелле хәл. Бу тагын да тырышып эшләргә дәртләндерә, җитмәсә, безнең алда мәгариф, фән, технологияләр юнәлешендә амбициоз стартегик бурычлар тора. Евразия Вузара студентлар кампусы аның йөрәге  булачак”, – диде БР Премьер-министры.

Фото:

aspektymedia.ru

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас