

Баласы урта мәктәпне тәмамлап, укуын югары уку йортында дәвам итәргә ниятләгән әти-әниләр вузларның уку өчен түләүне арттыруларына пошалана. Сүз ким дигәндә уртача 12%ка арту турында бара.
Чынлап та, быелдан яхшы югары уку йортларында ихтыяҗ булган белгечлекләргә быел уку өчен күбрәк түләргә туры киләчәк. Мәсәлән, медицина вузлары арасында абруйлы Сеченов университетында белем алу иң кыйммәткә төшәчәк: "дәвалау эше" белгечлеге буенча укуның беренче елы 450 мең сумнан 700 мең сумга кадәр арткан.
МИФИда “прикладная математика һәм физика” 30 меңгә кыйммәтләнгән – хәзер биредә елына 340 мең түләргә кирәк булачак. РАНХиГСта “икътисад һәм бизнес белән идарә итү” буенча уку үткән елгы 410 мең сум урынына 460 мең сум тора.
"Русия законнарына ярашлы, түләүле белем бирү хезмәтләренең бәясен минималь рөхсәт ителгән күләмне исәпкә алып билгеләүдә югары уку йортларының автономиясе беркетелгән, - дип аңлаталар Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә. -2 нче һәм аннан соңгы курслар өчен түләүле белем бирү хезмәтләренең бәясен арттыру килешү төзелгәннән соң инфляция дәрәҗәсеннән артмаган суммага гына рөхсәт ителә".
Шулай да, уку өчен түләү күләме теләсә нинди була алмый. Сумма икътисади нигезләнгән чыгымнарны исәпләү нигезендә билгеләнә.
Без Башкорт дәүләт медицина университетында уку хаклары белән кызыксындык. Үткән ел “Биология” белгечлеге буенча бакалавриатка 145 272 сумга, быел 153 420 сумга кабул итәләр. "Сестринское дело” 10 меңгә күбрәккә кыйммәтләнгән – 142 860 сум урынына 153 420 сумга кадәр.
"Дәвалау эше" факультетында уку 199 620 сумнан 210 588 сумга кадәр арткан. Русия гражданнары өчен “стоматолия” иң кыйммәтлесе – беренче курска керү өчен 237 156 сум акча түләргә кирәк.
Уку бәясе арту турындагы сорауга БДМУның укыту эшләре буенча проректоры вазыйфасын башкаручы Җегетбаев Р.Н. әйтүенчә, хаклар артуның төп сәбәбе – инфляция.