

Уфада яшәүчеләр төбәк Башлыгы Радий Хәбировка мәктәп кирәк-яракларына хакларга зарланып, мөрәҗәгать иткәннәр. Әти-әниләр Башкортстанның башка төбәкләрдән үрнәк алуын һәм балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм күрсәтүен сорый.
“Балаларны мәктәпкә әзерләүнең иң кызган чоры. Сездән, республика Башлыгы буларак, башка төбәкләрдәге кебек ярдәм түләүләре булырмы? Чөнки бар нәрсәгә хаклар артты. Дәфтәр – 12, ручка – 15 сум, форма 5100 сум һәм аннан да кыйбатрак. Ә гаиләдә мәктәпкә баручы бала берничә булса, бөтенләй “кошмар”. Эш хаклары артмый, хаклар гына күтәрелеп тора. Барлык әти-әниләр исеменнән гаиләләргә мәктәпкә әзерлек белән ярдәм итүегезне сорыйм”, - дип язган башкалада яшәүче бер ханым.
Чыганак: news102.ru